Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәребез чиста булсын

“Шәһәребез чиста булырга тиеш. Бу безнең ярты миллионлы шәһәрдә яшәүчеләрнен барысы  өчен дә кирәк. Техника бар, эшче куллар җитәрлек. Көз көне агачлар утырткан идек. КАМАЗ проспекты аша узганда утырткан наратларабызның матур булып үсүен күреп шатландым. Бу эшне дәвам итәргә кирәк”,- диде мэр.

Чаллыда санитар - экология икеайлыгы башланды. Шәһәрне чистарту эшләре җәй башына кадәр дәвам итәчәк. Шимбэ  өмәсе 17 апрельгә планлаштырылган.

“Шәһәрдәге предприятие һәм оешмалар  бу эштэн читтэ калырга тиеш тугел.  Идарә итү компанияләре йортлар  яннарын төзекләндерү, агачлар һәм куаклар утырту, чәчәк түтәлләре булдыру эшләрен тиешле дәрәҗәдә оештырырга тиеш. Торак-коммуналь хезмәтләр көн саен чүп-чар, яфрак калдыкларын җыештыру, хезмәт күрсәтә торган территорияләрне санитар чистарту эшләрен башкарырга тиеш. Каты көнкүреш калдыклары полигоны калдыкларны кабул итәргә әзер”, - диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

Мэр Наил Мәһдиев өмәне көтеп тормыйча, шәһәрне чистарту һәм яшелләндерү эшләрендә  актив керешергэ  чакырды.

“Шәһәребез чиста булырга тиеш. Бу безнең ярты миллионлы шәһәрдә яшәүчеләрнен барысы  өчен дә кирәк. Техника бар, эшче куллар җитәрлек. Көз көне агачлар утырткан идек. КАМАЗ проспекты аша узганда утырткан наратларабызның матур булып үсүен күреп шатландым. Бу эшне дәвам итәргә кирәк”,- диде мэр.

Шәһәрне чистарту эшләре башланды инде. Автомобиль юллары предприятиесе хезмәткәрләре проспектлардагы коймаларны юалар. ТОСлар да үзләренең биләмәләрен җыештыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев