Шəhри Чаллы

Шәһәребез үзәге танымаслык булып үзгәрәчәк (фотолар)

Шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышында Чаллының үзәге концепциясе проектын тикшерделәр. Шәһәр үзәгенә 15, 19нчы бистәләр һәм "Азатлык" мәйданы керә. Бу урынны төзекләндерү мәсьәләсе күп еллардан бирле тикшерелеп килә. Әмма әлләни алга китеш кенә юк.

Шунысы куанычлы, соңгы елларда "боз" кузгалды дияргә җирлек бар. "Санрайзсити" торак комплексы, 19нчы бистәдә күп катлы йорт файдалануга тапшырылды. Җәмигъ мәчете төзелеше яңартылды.

Инде шәһәр үзәгенә дә чират җитте. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин рәислегендәге совет утырышында архитектор Александр Дембич Чаллы үзәгенең проектын тәкъдим итте. Аны күпчелек тавыш белән хупладылар. Моңа кадәр Ижауның "Талан" компаниясе белән бәхәс килеп чыккан иде. 3,2 гектар мәйданда әлеге компания торак комплексы төзергә планлаштырган иде. Тик шәһәр җитәкчеләре булачак социаль киеренкелекне (юлларда бөкеләр, мәктәп, балалар бакчаларының җитмәве) алдан күреп, "Талан"га торак мәйданын киметергә тәкъдим иткән иделәр.

- Инвесторлар эшләсен өчен, безгә әлеге проектны шәһәр советы сессиясендә расларга кирәк. Без боларны инвесторлар өчен эшлибез, - ди башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин. - "Талан" белән сөйләшүләр алып барабыз. Алар безгә үпкәлиләр, төзелешкә рөхсәт итмиләр дип, безне судка биргәннәр. Без элек расланган планлаштыру проекты нигезендә аларга биек йортлар төзергә рөхсәт итә алмыйбыз. Бар нәрсәне канун нигезендә эшләргә кирәк.

Ринат Абдуллин планлаштыру проектының Илдар Халиков җитәкчелек иткәндә үк эшләнеп, раслануын һәм инвесторларның бүгенге теләкләренә туры килмәвен ассызыклап үтте. Документ нигезендә биредә биш, җиде һәм тугыз катлы йортлар төзелергә тиеш. Ә "Талан" компаниясе вәкилләре "Шәһәр йөрәге" торак комплексына туры килүе өчен торак мәйданын кыскарту проектның коммерциялелеген киметә дип саныйлар. Архитектор Александр Дембич моны үзенең чыгышында түбәндәгечә аңлатты:

- Төзелеш комплекслы булсын өчен без бу территорияне җентекләп өйрәндек һәм түбәндәге нәтиҗәгә килдек: торак төзелешенең оптималь варианты 130-160 мең квадрат метр. Бу якынча 5-7 мең кеше дигән сүз. Торак артса, комплекс балалар бакчалары, мәктәпләр белән тиешенчә тәэмин ителә алмый. Бу комплекста кирәкле санда балалар учреждениеләре төзергә мөмкинлек юк. Әгәр аларны төзесәк, иҗтимагый объектларга урын калмаячак, бу гади торак районына әйләнеп, шәһәр нормаль иҗтимагый үзәктән мәхрүм калачак.

Биредә бюджет акчасына 3 объект: театраль комплекс, универсаль концерт залы, балалар иҗат үзәге төзелергә тиеш. Ринат Абдуллин әйтүенчә, үзәктә социаль ипотека буенча ике йорт төзү дә планлаштырыла.

Шунысы куанычлы Чаллы үзәгенә шәһәрдәшләребез дә битараф түгел.

Алия ГАБДУЛЛИНА, яшь әни:

- Чаллы үзәгендә инфраструктурасы булмаган күп катлы йортлар төзү дөрес түгел. Машина кую урыннарының булмавы, бакчаларда урыннар җитмәве беребезгә дә ошамый. Иң мөһиме: яшәр өчен уңайлыклар кирәк.

Булат ШӘРИФУЛЛИН, студент:

- Минемчә "бөке"ле үзәк беркемгә дә кирәкми. Кызганыч, һәрвакыт акча мәсьәләсе үзәккә чыга. Ә бит хакимият янындагы җир бульвар, парк һәм театр өчен бирелгән иде. Үзәктә заманча театр булсын иде. Аның проекты да әзер иде... Кешеләргә ял итү урыннары кирәк. Буш вакытларында алар яңа йортларга карап яисә ТОСЭР белән горурланып йөрсеннәрме? Наил Мәһдиев Бөгелмәдә хакимият башлыгы булып эшләгәндә театр төзетте бит. Безгә дә шундый театр төзетсә, бик рәхмәтле булыр идек.

Халидә МАКСУТОВА, пенсионер:

- Мин 17нче бистәдә яшим. "Сөембикә" проспектында яшәүчеләр һәр көнне балалары белән куаклар аша үтеп 18нче бистәгә йөриләр. Мин шәһәр үзәген төзекләндерүләрен телим. Матур бульвар, заманча җәяүлеләр юлы барыбызга да кирәк. Чаллы үсәргә тиеш. Бу куаклар үскән җирдә нәрсә дә булса төзелсен. Аны республикадан читтәге компания төзесә тагын да яхшырак. Иң мөһиме мондагы фатирлар, социаль объектлар гади хезмәт кешесе өчен уңайлы булсын иде.

Зөлфия ГАЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: