Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәребездә тагын бер спорт объекты сафка басты

"Камаз" боз сарае 230урынга исәпләнгән объект

"Камаз" боз сарае Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән  бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов хәбәр итте. 

Җиңүнең 40 еллыгы урамында урнашкан спорт объекты 230 урынга исәпләнгән. Боз кырының күләме 58 гә 20 метр тәшкил итте. Бинаның гомуми мәйданы 4461 кв. метр тәшкил итте. Биредә хоккей, фигуралы шуу белән шөгыльләнәчәкләр. Шулай ук шәһәр халкы өчен бушлай шууны оештырырга планлаштыралар. Анда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә йөри ала. Объект «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында төзелгән, ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнар өлешен, шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлешен 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.
Чыганак ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекция

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев