Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәргә нигез салучыларга һәйкәл булырмы?

Чаллыда шәһәргә нигез салучыларга һәйкәл урынын билгеләделәр. Ул галим һәм туган як тарихын өйрәнгән шәһәрдәшебез, бүгенге көндә инде мәрхүм Владимир Ермаковның күптәнге хыялы иде. Ермаков Чаллыга 1626 елда килеп, калага нигез салучыларга һәйкәл төзергә хыяллана. "Рус җәмгыяте" оешмасы җитәкчесе Анатолий Рябов мәрхүмнең хыялын тормышка ашырырга сүз бирде. Һәйкәл өчен урын...

Чаллыда шәһәргә нигез салучыларга һәйкәл урынын билгеләделәр. Ул галим һәм туган як тарихын өйрәнгән шәһәрдәшебез, бүгенге көндә инде мәрхүм Владимир Ермаковның күптәнге хыялы иде.

Ермаков Чаллыга 1626 елда килеп, калага нигез салучыларга һәйкәл төзергә хыяллана. "Рус җәмгыяте" оешмасы җитәкчесе Анатолий Рябов мәрхүмнең хыялын тормышка ашырырга сүз бирде. Һәйкәл өчен урын да билгеле икән инде. "Междуречье" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Юрий Шеин әйтүенчә, "Междуречье" мирокрайонын проектлаштырганда Челнинка һәм Мәләкәс елгалары кушылган җирдә Алабугадан күчеп килеп, Чаллыга нигез салучыларга һәйкәл төзергә карар кылынган. Архитекторлар аны ерактан күренеп торсын өчен яшь диңгезчеләр клубы урынына төзергә киңәш итәләр.

Тарихка башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев тә битараф түгел. "Чаллыга шәһәр статусы моннан 85 ел элек кенә бирелгән. Әмма без аның үткәнен дә белергә тиеш. Кешелеклелек позицияләреннән чыгып, шәһәргә беренче нигез салучыларны онытмаска бурычлы, без Чаллы үсешенә зур өлеш кертүчеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү ягында. Шуңа күрә башкарма комитет бу мәсьәләне җентекләп өйрәнеп, тиешле карар кабул итәрбез", - диде ул "Рус җәмгыяте" оешмасының мөрәҗәгате уңаеннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев