«Шәһри Чаллы»дан мәхрүм итмәгез!
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы»дан мәхрүм итмәгез!

Яңа 2022 елдан «Шәһри Чаллы»ны Тукай районы Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында гомер итүче әби-бабайларыбыз да укый башлады.

Шундый затлы бүләк өчен өлкәннәребез – «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов, «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров һәм Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы җитәкчесе Марат Сафинга рәхмәтле. Алар ярдәме белән әби-бабайлар атна саен газетабызны алып, көн кадагында булган яңалыклар, кызыклы вакыйгалар белән танышып баралар. 
– Газетаны бу елдан гына укый башладык. Бик эчтәлекле. Барлык темалар да яктыртыла. Өлкән булуыбызга карамастан, Аллага шөкер, хәтер әйбәт. Укып кына түгел, ятлап та барабыз хәтта, – дип сөйлиләр интернат-йортта гомер итүче Разаил Хәкимханов, Рафыйк Җамалиев, Мәүлидә Арсланова һәм Маһикамал Вагыйзова. 
– Киңәшләр, сәламәтлек рубрикаларын аеруча кызыксынып укыйбыз. Халык медицинасы, гыйбрәтле язмышлар аеруча игътибарны җәлеп итә. Газетаны калыпка салучыларга, язучыларга, шулай ук иганәчеләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез, – ди Зәфирә әби Исламова. 
Шундый ихлас укучыларыбыз булганда эшлисе дә, язасы да, газетаны кызыклы һәм эчтәлекле дә итәсе килә. Форсаттан файдаланып, өлкән буын әби-бабайларыбызны сөендергән олы йөрәкле иганәчеләребезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эшләгән игелекле гамәлегез үзегезгә йөзләтә артыгы белән кире әйләнеп кайтсын! 

 

Гөлия Ибатуллина. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев