Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрне чистарттылар

Санитар-экологик айлык кысаларында үткәрелгән шимбә өмәсендә 30 меңнән артык кеше, 910 оешма катнашты. Бер көн эчендә 70 гектар мәйдан җирдән 1434 куб.м. чүп-чар чыгарылды, 2147 агач һәм куак утыртылды, 3600 агач матур итеп киселде, 1100 кв.м. чәчәк түтәлләре казылды. Шимбә өмәснедә "Электротранспорт", "Жилэнергосервис" "КОМ", Катыргы-кәгазь комбинаты акционерлык җәмгыятьләре, мәдәният, мәгариф,...

Бу көнне төп көч Чәчәкле, йорт төзүчеләр, Шишкин, Галисәкәр Камал, Ямашев, төзүчеләр, Яшь Леничылар бульварларын тәртипкә китерүгә юнәлдерелде.

Үзәк район башкарма комитеты хезмәткәрләре 7нче бистәдәге газоннарны тәртипкә китерделәр. Комсомол районы хезмәтәкрләре дә Мәскәү проспектын чистарттылар. Автозавод районы башкарма комитеты хезмәткәрләре Шишкин бульварында куаклар утырттылар. Боровецк бульварында, Орган залы янында да һәм башка урыннарда 350 агач утыртылды.

Айлык башыннан шәһәрне кышка әзерләү буенча шактый күп эш башкарылды. Барлыгы 12 000 агач һәм куак утыртылды. 3028 гектар чүп-чардан арындырылды. 894 балалар һәм 105 спорт мәйданчыгы тәртипкә китерелде. Моннан тыш, 692 хуҗалык мәйданы, 53 ял почмагы чистартылды, 5 чүплек юк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев