Шугалак төзи башладылар
Яңалыклар тасмасы

Шугалак төзи башладылар

Яңа шәһәрнең 52нче бистәсендә күнегүләр өчен ябык шугалак төзи башладылар.

Бүгенге көндә объект төзелә торган урын койма белән тотылган, төзелеш техникасы котлаван казый. 
Биредә 3423 кв.метрлы шугалак булачак. Татарстан хөкүмәте аны төзү өчен 251,18 миллион сум акча бүлеп бирә. Трибуналар 300 урынга исәпләнгән. Шундый ук шугалак Мәләкәс аръягында да төзелә. Ул 253, 27 миллион сумга төшәчәк. Әлеге объектлар КАМАЗның 50 еллыгына багышлап төзелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


лед каток коньки зима

Нет комментариев