Шикәр, йомырка бәясе артты
Суган, кыяр очсызланды.
Россиядә инфляциянең 3,43 процентка артуы турында хәбәр итә икътисад үсеше министрлыгы. Аеруча шикәр, тавык ите һәм йомырка бәясе артуы күзтелә. Шикәр - 1,1, йомырка - 0,7 процентка. Шулай ук токмач, чәй, он, дөге, эремчек, сөт ише азык-төлекләр дә кыйммәтләнде.
Техникага килгәндә, телевизор һәм смартфон бәяләре артты. Төзелеш материалларының да бермә-бермә артуы сизелә.
Хәзерге вакытта суган, кыяр, көнбагыш мае, сыр, маргарин очсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев