Шəhри Чаллы

“Син яшәсәң, халкым, мин дә яшәрмен”

"Шәһри Чаллы" газетасы шул исемдәге шигъри бәйге игълан итә. Конкурска туган җир, туган тел, милләтебезнең язмышы, тарихы, мәдәнияте турында язылган, йола-бәйрәмнәребезне, татар халкының һәрьяклап рухын чагылдырган, 5 куплеттан артмаган һәм һәр автордан икедән артык булмаган шигъри әсәрләр кабул ителә. Катнашучыларның яше чикләнми, ягъни мәктәп балалары да, өлкәннәр дә, профессиональ авторлар...

Бәйгедә катнашу өчен аерым бер шартларны да үтәү мәҗбүри: почта бүлегенә барып 2017 елның икенче яртысына "Шәһри Чаллы" газетасының җомга санына (540сум) язылу мөһим. Берьюлы чәршәмбе һәм җомга саннарына да язылырга мөмкин (бәясе - 672 сум). Язылу турындагы квитанциянең нөсхәсен редакциягә шигырьләр белән бергә алып килергә кирәк, яки аның күчермәсен, адресыгызны һәм телефон номерыгызны язып электрон адресыбызга җибәрегез. Бу шартны үтәмәүчеләрнең әсәрләре кабул ителми. Бәйгегә килгән шигырьләр газетада даими басылып торачак.

Конкурска нәтиҗәләр июнь ахырында ясалачак. Беренче урынга кибет-салоннарга сертификат, икенче һәм өченче урыннарга истәлекле бүләкләр тапшырыла. Иң үзенчәлекле шигырьгә кызыксындыру бүләге дә каралган. Иҗат эшләре яхшы дип табылган балалар өчен дә аерым бүләкләр булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: