Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Синоптиклар аномаль җылы октябрь вәгъдә итә

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, Казанда аномаль җылы октябрь булачак

Бу турыда Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев сөйләде. Бу турыда вуз матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласында октябрьдә күп еллар дәвамында уртача температура 4 градус җылы иде, бүген ул 4 градуска югары, дип билгеләп үтте галим. Татар-информ язуынча, Казанда һава торышына яңгыр алып килгән төньяк атлантик циклон йогынты ясаган. Якындагы ун көндә шәһәрдә болытлы һава, әмма салкын булмаячак. Төнлә температура 7-9 градус җылыдан төшмәячәк. 4 октябрьдә, Казанда көндез +14 градус, төнлә +6 градус. Яңгыр көтелә. Җомга, 5 октябрьдә, салкынрак һәм кояшлы булачак, температура көндез 9 градустан, ә төнлә 2 градус җылыдан артмаячак. Шимбә, 6 октябрьдә, якшәмбе, 7 октябрьдә, һәм дүшәмбе, 8 октябрьдә җылы, әмма болытлы һәм яңгырлы булачак. Якшәмбе иң җылы һава торышы  көтелә: көндез 15 градуска кадәр җылы, төнлә 9 градус, дип сөйләде метеоролог. Шул ук вакытта сентябрьдә уртача температура шулай ук 3 градуска нормадан югары иде.

 

http://matbugat.ru/news/?id=23531

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев