Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм боз яву ихтималы турында кисәтә

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 16 июньдә республикада һава торышының бозылу ихтималы саклана. Татарстанда бүген алмашынучан болытлы һава торышы, күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен һәм көчле яңгыр көтелә. Көндез кайбер районнарда боз яву ихтимал. Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән җилнең...

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 16 июньдә республикада һава торышының бозылу ихтималы саклана.

Татарстанда бүген алмашынучан болытлы һава торышы, күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен һәм көчле яңгыр көтелә. Көндез кайбер районнарда боз яву ихтимал. Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк.

Көндезге максималь һава температурасы Татарстан буенча - +18..+23, Казанда 20..+22 градус булачак.

Башкортстанның Архангельск районы Архангельское авылында гарасат булган. Бу хатка БСТ телеканалы хәбәр итә.

Көчле яңгыр һәм җил аркасында авылдагы йорт, каралты-кура түбәләре җимерелгән, агачлар ауган, электр линияләре өзелгән.

"Бик куркыныч иде: тирә-як кап-караңгы булды, көчле яшен, күк күкрәве... Аннары көчле җил чыкты, гарасат йорт һәм каралты-кыра түбәләрен җимерде", - дип сөйләгән җирле халык.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев