Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәхнәгә гашыйк урман кызы

Җырчы Илсөя Бәдретдинова халык арасында каршылыклы фикерләр тудырган шәхес.

 Аның ту­рын­да күп сөй­ли­ләр, төр­ле­сен яза­лар. Шу­лай да аның үзен, иҗа­тын яра­ту­чы­лар күб­рәк. Мо­ны аның кон­церт­ла­ры­на зал ту­ты­рып кил­гән та­ма­ша­чы­лар дә­лил­ли. Бү­ген­ге көн­дә ул ачык кас­са­га кон­церт­лар ку­ю­чы ар­тист­лар­ның бер­се. Шәх­сән мин үзем аны ли­рик һәм ха­лык җыр­ла­рын баш­кар­га­ны өчен яра­там, үзе­нең фи­ке­ре һәм ту­ры сүз­ле бул­га­ны өчен хөр­мәт итәм. Күп­тән­нән аның бе­лән оч­ра­шып сөй­лә­шү хы­я­лы бе­лән яши идем. Ни­һа­ять, бу те­лә­гем тор­мыш­ка аш­ты. Игъ­ти­ба­ры­гыз­га шул әң­гә­мә­не тәкъ­дим итә­без.

  • Ил­сөя, сез Ле­ни­но­горск ра­йо­ны Ис­ке Шө­гер авы­лын­да ту­ып-үс­кән­сез. Ба­ла­ча­гы­ңа кай­тып ки­лик әле...
  • Мин га­и­лә­дә өчен­че кыз. Әти­ем Яд­кәр, бәл­ки, мо­ны­сы ма­лай бу­лыр дип ты­рыш­кан­дыр… Шу­ңа кү­рә ми­не ма­лай ке­бек үс­тер­де. Бә­лә­кәй чак­та күл­мәк ки­гә­нем­не, кур­чак бе­лән уй­на­га­ным­ны хә­тер­лә­мим. Кай­чан ка­ра­ма, агач ба­шын­да, ве­ло­си­пед­та, ке­ше бак­ча­сын­нан ал­ма ур­лап, ә 12 яшь­тән трак­тор ру­ле ар­тын­нан төш­ми­чә үс­тем.
  • Һө­нәр сай­лар ва­кыт җит­кәч, баш­та сез эс­т­ра­дан ерак бел­геч­лек­не сай­ла­ган­сыз...
  • Мин – ике юга­ры бе­лем­ле ке­ше. Баш­та КГТУ­ның җи­ңел сә­нә­гать фа­куль­те­тын­да ки­ем-са­лым, аяк ки­е­ме мо­дель­е­ры, ки­ем-са­лым тех­но­ло­гы һө­нә­ре ал­дым. Ан­на­ры мә­дђ­ни­ят уни­вер­си­те­тын­да укып эс­т­ра­да ак­те­ры бул­дым. Кеч­ке­нә­дән җыр­лап үс­кән­гә, икен­че бел­геч­ле­гем бу­ен­ча кит­тем. Ә жур­на­лист, про­дюс­сер Ил­фат Ши­һа­пов бе­лән та­ныш­кач, нык­лап иҗат бе­лән ма­вы­га баш­ла­дым. Аңа ка­дәр төр­ле жанр­да­гы җыр­лар баш­кар­дым.
  • Ди­мәк, Ил­фак бе­лән эш­ли баш­ла­гач, ре­пер­ту­а­ры­гыз­га сә­я­си җыр­лар кер­де?
  • Әйе, Ил­фак бе­лән га­и­лә ко­рып җи­бәр­гән­дә мин әле “нор­маль­ный” җыр­лар җыр­лый идем. Ә сә­я­сәт­кә ке­рү үзен­нән-үзе ки­леп чык­ты. Ил­фак “Кү­ңел”, “Сә­ер ке­ше” ди­гән җыр­лар иҗат ит­те. Ул ва­кыт­та Тү­бән Ка­ма­да яши идек. Мә­дә­ни­ят йор­тын­да эш­ли тор­ган егет­ләр бе­лән бу җыр­ны үзе­без өчен ге­нә дип тас­ма­га яз­дыр­дык. Ә алар аны ра­ди­о­га бир­гән­нәр. Ра­ди­о­дан ишет­кәч, үзе­без­гә дә кы­зык бу­лып кит­те. Ра­ди­о­да алып ба­ру­чы­лар ул җыр­ның по­пу­ляр­ла­шып ки­тү­ен әйт­кәч, икен­че­сен, өчен­че­сен яз­дык. Ха­лык алар­ны төр­ле­чә ка­бул ит­те.
  • Шу­лай да та­маш­чы­лар­ның күп­че­ле­ге алар­ны ярат­ты. Ил­фак ва­фат бул­гач, Ил­сөя алар­ны җыр­ла­мас ин­де дип бор­чы­лу­чы­лар да бар...
  • Мин кон­церт­ла­рым­да Ил­фак­ның җыр­ла­рын яң­гы­ра­там. До­ку­мен­таль як­тан алар­ның бар­сы­на да хо­кук­ла­рым бул­ма­са да, аның ту­ган­на­ры та­ра­фын­нан ми­ңа җыр­ла­рын җыр­ла­ма ди­ю­че юк.
  • Хә­зер сез­гә кем­нәр җыр­лар яза?
  • Ай­дар Ти­мер­ба­ев, Ре­валь Хис­мәт, Вә­си­мә Хәй­рул­ли­на, Ил­сө­яр Их­са­но­ва, Рә­зи­нә Сә­ет­гә­рә­е­ва һәм баш­ка­лар бе­лән иҗа­ди элем­тә­дә то­ра­быз. Ил­фак Ши­һа­пов җыр­ла­ры да ре­пер­ту­а­рым­нан төш­ми.
  • Ил­сөя, сер тү­гел, сез ха­лык­ны бор­чы­ган мәсь­ә­лә­не ку­рык­мый­ча ра­ди­о­дан, те­ле­ви­де­ни­е­дән, кон­церт­ла­ры­гыз­да яң­гы­ра­та­сыз. ке­ше­ләр­гә те­ләк­тәш­лек бел­де­рәсез. Бил­ге­ле ин­де мо­ңа аяк ча­лу­чы­лар да бул­ган­дыр?...
  • Баш­та­гы мәл­ләр­не бул­га­ла­ды. Иң юга­ры кә­нә­фи­ләр­не би­лә­ү­че­ләр юл би­рә. Ас­та­рак утыр­ган­на­ры, үз шә­ү­лә­лә­рен­нән үз­лә­ре кур­ка тор­ган­на­ры исә аяк чал­га­ла­ды. Тук­та­ле, ми­нем йор­тым са­лы­нып бет­мә­гән, ма­лай­ны укы­та­сы бар ди­гән­нә­ре, без­нең ише­ләр­не үз би­лә­мә­лә­ре­нә (ра­йон­на­ры­на) керт­мәс­кә ты­ры­ша. Шак­ка­тыр­сың: Ка­зан ур­та­сын­да ту­ры сүз­ле җыр­лар җыр­лый­быз – сүз әй­тү­че ке­ше юк. Бә­лә­кәй ге­нә ра­йон үзә­ге­нә ба­ра­сың да, ко­е­лып тө­шә­ләр, керт­мәс өчен биш-ал­ты төр­ле сә­бәп та­ба­лар. Ап­ты­ра­гач: “Ярар, без­гә мә­дә­ни­ят йор­ты бул­ма­са да ярый. “Ка­мАЗ” бе­лән ки­леп тук­тар­быз да, ар­ба­да кон­церт ку­яр­быз”, – ди­гән чак­лар да бул­ды. Җи­тәк­че ярат­ма­са да, бу бит әле ха­лык ярат­мый ди­гән сүз тү­гел. Зар­ла­на ал­мыйм: бер ге­нә пред­при­я­ти­е­гә дә, би­лет­лар­ны са­тып алы­гыз әле, дип бар­га­ным юк. Ми­ңа яр­дәм ите­гез­че, дип ига­нә­че­ләр дә эз­лә­гә­нем бул­ма­ды. Ачык кас­са­га эш­лим. Кай­бер ра­йон­нар­да ике-өч көн кон­церт ку­я­быз. Хо­дай­га шө­кер, та­ма­ша­чы­быз бар. Ха­лык­ка елы­на 150-180 ләп кон­церт прог­рам­ма­сы тәкъ­дим итә­без.
  • Хә­зер кай­бер җыр­чы­лар ха­лык­ка ошар­га ты­ры­шып, нәр­сә җыр­ла­ган­на­рын үз­лә­ре дә аң­ла­мый­лар ши­кел­ле. Та­ма­ша­чы­ны ияр­тәм дип сәх­нә­дән ар­зан­лы җыр­лар баш­ка­руч­лар­га ка­ра­та сез нин­ди фи­кер­дә?
  • Әл­бәт­тә җыр­чы там­ша­чы­ны үз ар­тын­нан ияр­тер­гә ти­еш. Тик ме­даль ике як­лы бул­ган ке­бек, бу да кар­шы­лык­лы фи­кер­ләр ту­ды­ра. Әй­тик җыр­чы ав­тор ал­дын­да ук җыр­ны җыр­лап, аның бе­лән ки­лә­чәк­тә мәҗ­лес­ләр­дә ак­ча эш­ләп бу­ла­мы, юк­мы икә­нен тик­ше­рә икән, бу ак­ча эш­лә­ү­гә ко­рыл­ган иҗат. Шул ук ва­кыт­та, кай­бе­рә­ү­ләр фи­ке­рен­чә, кил­де-кит­те җыр­лар баш­ка­ру­чы ачык кас­са­га ту­лы зал­лар­да кон­церт­лар куя икән, бу да иҗат. Там­ша­чы­ны кон­церт­ка көч­ләп ки­те­реп бул­мый. Мон­да джунг­ли­да­гы ке­бек, кай­сы­сы көч­ле шу­ны­сы ка­ла. Ха­лык үзе­нә ки­рәк­не үзе сай­лый. Кай­бер хез­мәт­тәш­лә­рем­нең күп ак­ча­лар то­тып, клип ясау мљм­кин­ле­ге бар... Тик аның үзен ха­лык ка­бул ит­мәс­кә мөм­кин. Ә өч ти­ен­лек дип са­на­ган җыр­чы­ның кон­церт­ла­ры­на та­ма­ша­чы агы­лып йө­ри. Шу­ңа күрә без­нең бе­ре­без­нең дә бу җыр­чы, бу җыр­чы тү­гел ди­яр­гә ха­кы­быз юк.
  • Бу те­ма­га ае­ру­ча ха­лык ар­тис­ты ке­бек мәр­тә­бә­ле исем­нәр ал­ган җыр­чы­лар, га­лим­нәр сөй­лә­шер­гә яра­та...
  • Күп­тән тү­гел үзем дә шун­дый әңгә­мә­нең ша­һи­ты бул­дым. Зур, дә­рә­җә­ле иҗат ке­ше­лә­ре (исем­нә­рен әйт­мим, гай­бәт­кә ки­тә.): “Фир­дүс Тя­ма­ев ке­ше тү­гел, җыр­лый бел­ми, Ра­дик Юляк­шин ке­ше тү­гел, Ил­сөя Бәд­рет­ди­но­ва, Ри­фат За­ри­пов ке­ше тњ­гел. Шоу ясый­лар да ке­ше көл­де­реп йө­ри­ләр”, – дип без­нең хак­та сөй­ләп уты­ра­лар. Ми­нем алар­га: “Ди­мәк, юга­ры­да исем­нә­ре тел­гә алын­ган ар­тист­лар­ның кон­церт­ла­ры­на йө­рү­че­ләр – ди­ва­на, ә бу 3 ке­ше акыл­лы. Әй­дә­гез мо­ны рәс­ми рә­веш­тә әй­те­гез”, – ди­я­сем ки­лә. Кем­нең жыр­лый бе­лү­ен, кем­нең җыр­чы тү­гел­ле­ген уй­лар­га ки­рәк әле. Мин эс­т­ра­да­да күп әй­бер­не аң­ла­мыйм һәм аң­лар­га ты­рыш­мыйм да. Мә­сә­лән, кон­церт­лар­да мин күл­мәк алыш­тыр­ган­да бер җыр баш­ка­ру­чы­лар ат­ка­зан­ган исе­мен алып бе­тер­де­ләр. Мин алар­ның исем­нә­рен дә бел­мим, ә алар­ны ат­ка­зан­ган ар­тист дип игъ­лан итә­ләр. Хез­мәт­тәш­лә­ре дә бел­мә­гән ке­ше ни­чек ат­ка­зан­ган бу­ла, аң­ла­мыйм. Ат­ка­зан­ган ул те­лә­сә нин­ди авыл­ның тау ба­шы­на бас­ты­рып, бу кем дип со­ра­гач, исе­мен әйт­сә­ләр, ул ат­ка­зан­ган бу­ла. Ә Ка­зан­да да исе­мен бел­мә­гән ке­ше­ләр ни­чек ат­ка­зан­ган ар­тист бул­сын ин­де?
  • Сез­гә ТР ат­ка­зан­ган ар­тис­ты ди­гән исе­мен тәкъ­дим итүче­ләр бул­ма­дым?
  • Яшер­мим, ми­ңа бер­ни­чә тап­кыр: “Ак­ча, до­ку­мент­лар җы­е­гыз. Ме­нә фәлән фә­лә­нов­ка мө­рә­җә­гать итә­без, сез­гә ат­ка­зан­ган исем ясый­быз”, – ди­де­ләр. Бу көл­ке бит. Ниш­ләп мин, ми­ңа ат­ка­зан­ган исе­ме би­ре­гез әле дип, кем­гә­дер ялы­нып йө­рер­гә ти­еш. Бу ми­нем ба­шы­ма сый­мый. Үз­лә­ре бир­сә­ләр, бик рәх­мәт. Әм­ма үзем йө­ри­я­чә­гем юк.
  • Сез­не мак­тау­чы­лар да җи­тәр­лек, сү­гү­че­ләр дә бар...
  • Ми­нем бер кем­гә дә зы­ян ки­тер­гә­нем юк. Ки­ре­сен­чә, хез­мәт­тәш­лә­рем ке­бек юк, рес­пуб­ли­ка­ның со­ци­аль-ик­ти­са­дый үсе­ше­нә өлеш кер­тәм. Төр­кем­дә­ге 9 ке­ше­не эш һәм ла­ек­лы хез­мәт ха­кы бе­лән тә­э­мин итәм, хө­кү­мәт­кә са­лым­нар­ны, арен­да­га, кас­сир­лар­га тү­лим... Тү­лим­нең очы кы­рые юк. Кон­церт­лар­дан ми­нем үзе­мә ак­ча әз ге­нә ка­ла. Хө­ке­мәт­тән дә, ке­ше­ләр­дән дә бер­ни ал­га­ным юк. Хө­кү­мәт ми­ңа ав­то­бус бир­гән­ме? 16 ел эш­ләп ул ми­ңа ат­ка­зан­ган исе­мен дә би­рә ал­мый. Һа­ман мин на­чар. Юк­са, мил­ләт­не сак­лау­га без, ќыр­чы­лар, зур өлеш кер­тә­без. Ка­зах­стан чи­ге­нә ба­рып, та­тар­ча бел­мә­гән ке­ше­ләр­гә “без бит та­тар­лар” дип та­тар­ча җыр­лар баш­ка­ра­быз. Без – бө­ек ха­лык дип та­тар­лык­ка өн­дәп йө­ри­без.
  • Ал­ма ага­чын­нан ерак тә­гә­рә­ми ди­ләр. Улы­гыз сән­гать­кә нин­ди мөнә­сә­бәт­тә?
  • На­ри­ман 9нчы сый­ныф­та укый. Укуы әй­бәт, тәр­ти­бе дә тел-теш ти­де­рер­лек тү­гел. Эс­т­ра­да­га, мә­дә­ни­ят­кә тар­ты­ла. Ги­та­ра­да уй­ный, җыр­лар яз­мак­чы бу­ла. Ки­лә­се се­зон­да үзе­нең җыр­ла­ры бе­лән кон­церт­лар­да чы­гыш ясар­га җы­е­на.
  • Ил­сљя, сез бе­ра­ра эш­мә­кәр­лек бе­лән дә шљ­гыль­лән­де­гез. Бу өл­кә­дә уңыш­лар бар­мы?
  • Ике ай эш­лә­дем дә тук­та­дым. Ди­ван­нар сат­мак­чы идем. Ул ди­ван­нар­ның та­ри­хы да, бә­я­се дә ма­тур бу­лып чык­ты. Чи­лә­бе өл­кә­се­нә ба­рып, ту­кы­ма­лар сай­лап, үзем­нең ди­зайн бе­лән ясал­ган ди­ван­нар иде. Эш­мә­кәр­лек бе­лән нык­лап шө­гыль­лә­нер­гә ки­рәк, җыр­лап та, ди­ван да са­тып бул­мый. Мин­нән го­му­мән са­ту­чы чык­мый бит. Бер авыл апа­сы­на ди­ван­ны үз бә­я­се­нә сат­тым да... Шул көн­не эш­мә­кәр­ле­гем­нең ки­лә­чәге бул­ма­я­ча­гын аң­ла­дым да, бу эш­тән тук­та­дым. Апа ди­ва­ны­ның рә­хә­тен күр­сен.
  • Сез хез­мәт­тәш­лә­ре­гез­нең кон­церт­ла­ры­на би­лет бе­лән йө­ри­сез­ме?
  • Бу ми­нем кү­ңе­лем­не бор­чый тор­ган со­рау. Әл­бәт­тә, ярат­кан җыр­чым­ның кон­цер­ты­на би­лет алып, чә­чәк то­тып ба­рам. Ме­нә 7шәр мил­ли­он­лык ма­ши­на бе­лән йө­ри тор­ган тү­рә­ләр­нең 10ар ча­кы­ру би­ле­ты со­ра­вын аң­лый ал­мыйм. Бу – џәр ра­йон са­ен шу­лай, бик кү­ңел­гә тия тор­ган күре­неш. Ра­йон баш­лык­ла­ры­на бер рәт 20 урын, ан­на­ры бер рәт мә­дә­ни­ят са­рае хез­мәт­кәр­лә­ре­нә, урын­дык­лар­га би­лет са­та­лар – аны­сы без­не­ке ди­ләр... Мин Ка­зан­да ир­сез, 2 метр­лы ба­ла­ны ял­гыз үс­те­рәм. Әгәр дә ми­не иҗа­тын күр­сә­тәм дип, төн йо­кы­ла­рым­ны кал­ды­рып бер шә­һәр­дән икен­че­се­нә йө­ри дип уй­лый­сыз икән, бик нык ял­гы­ша­сыз. Бу кон­церт­лар шул ба­ла­ны аша­тыр­га, ке­ше итер­гә ты­ры­шу өчен һәм үзем­не ка­рар­га дип оеш­ты­ры­ла. Ди­мәк, кыйм­мәт­ле ма­ши­на­лар­да йө­реп мин­нән ча­кы­ру со­рау­чы­лар ми­нем ба­лам­ның ри­зы­гын ашый­лар. Мин бит ки­бет­кә ке­реп, бу киш­тә­дән 20 торт, те­ге­сен­нән 20 кап кән­фит би­ре­гез ди­мим. Гәр­чә ул то­вар­лар бе­лән склад ту­лы бул­са да. Ђ мил­ли­о­нер­лар со­рый­лар. 15 000-20 000 сум­га эш­лә­ү­че­ләр, пен­си­о­нер­лар, сту­дент­лар би­лет са­тып ала­лар, ә 7шәр мил­ли­он­лык ма­ши­на­лар­да йө­рү­че­ләр бер­кай­чан да би­лет ал­мый­лар. Мин го­ме­рем бу­е­на мес­кен­нәр­гә, мох­таҗ­лар­га яр­дәм ку­лы су­зып яшим. Кон­церт­ла­рым­да бер рәт­кә аз ке­рем­ле­ләр­не, авыр хәл­дә кал­ган ке­ше­ләр­не утыр­там. Хә­е­рем бул­сын, до­га кы­лы­гыз дим. Ул җи­тәк­че­ләр мин­нән, үз­лә­рен­нән оял­мый­лар икән, шул ха­лык­тан оял­сын­нар иде. Та­гын клуб ди­рек­тор­ла­ры: “Сез без­нең гла­ва­га рәх­мәт әй­те­гез ин­де. Сез­не хөр­мәт итеп ки­леп утыр­ган бит”, – ди­ләр. Мин аңа 3 сә­гать буш­ка җыр­лыйм, шу­ның өчен рәх­мәт тә әй­тер­гә ти­еш­ме? Ми­нем бар нәр­сәм чын кү­ңел­дән: әйт­сәм – әй­тәм, җыр­ла­сам җыр­лыйм..
  • Аф­ри­ка еге­те Оли­вер­ны ка­ян тап­ты­гыз? Аны та­тар­ча җыр­лар­га сез өй­рәт­те­гез­ме?
  • Мин аны ин­тер­нет­тан тап­тым. Ул бик ты­рыш, КФУ­ны бик ях­шы бил­ге­ләр­гә тђәмам­ла­ды. Та­тар­стан­да Аф­ри­ка хал­кы­ның Пре­зи­дент­ла­ры дә­рә­җә­сен­дә­ге ке­ше. Ул тљр­ле ки­ңәш­мә­ләр­гә йө­ри. Бик акыл­лы, тљп­ле. Үзе те­ләп та­тар­ча өй­рән­де, та­тар­ча җыр­лый.
  • Аның та­тар­ча җыр­ла­вы өчен дә сез­не тән­кыйть­ләде­ләр бу­гай?
  • Бул­ды ан­дый хәл. Бер та­тар га­ли­ме: “Мы та­та­ры ве­ли­кий на­род... У нас свои ар­тис­ты есть. По­че­му не да­е­те петь та­та­рам, а аф­ри­кан­цам”, – дип ми­ңа урыс­ча яз­ган иде. Үз те­лен хөр­мәт ит­ми­чә, рус те­лен­дә сөй­лә­шү­че­ләр­гә: “Ми­не өй­рәт­кән­че, та­тар­ча язар­га өй­рән баш­та. Ве­ли­кий на­род дип кыч­кы­рып йө­рер­гә бу­ла, эш күр­сә­тер­гә ки­рәк”, – ди­я­сем ки­лә.
  • Сез сәх­нә­гә чык­кан­да та­за иде­гез. Хәзер күз ти­мәсен, сы­лу, зи­фа гәү­дә­ле. Мо­ңа ни­чек иреш­те­гез? Күп­тән түгел ге­нә бер сайт­та сез­не иң күп плас­тик опе­ра­ция ясат­кан җыр­чы дип яз­ды­лар.
  • Бер ва­кыт 48 ки­лог­рамм­га кал­ган идем. Җа­ның ты­ныч бул­ма­са, үзең­нең үзең ябы­га­сың. Хә­зер 8 ки­ло­га та­зар­дым. Ди­е­та тот­ка­ным юк. Ашыйм һәм аша­я­чак­мын. Плас­тик опе­ра­ци­я­ләр ясат­ка­ным юк. Сайт­та­гы ул яз­ма ми­нем ачу­ым­ны ки­тер­де. До­цент, хи­рург ми­нем фо­то­га ка­рап: “Бо­ры­ны­на 3 опе­ра­ция, књ­зен, ире­нен ясат­кан. Ки­мен­дә 7 опе­ра­ция үт­кән”, – ди­гән. Шак­ка­там, ике юга­ры бе­лем­ле, 40 яшен ту­ты­ра тор­ган, ба­ла­лы ха­тын ту­рын­да күп­ме җү­ләр әй­бер­ләр язар­га мөм­кин ин­де. Бил­ге­ле мин мо­ңа би­та­раф ка­ла ал­ма­дым. Та­тар­стан­ның экс­пер­ти­за­лар ясый тор­ган хез­мә­те­нә шал­ты­рат­тым. Ан­да: “Ки­ле­гез, 5 ми­нут эчендь экс­пер­ти­за ясап, бер­нин­ди дә плас­тик опе­ра­ция яса­тылм­ган,” – дип бе­леш­мә би­рә­без ди­де­ләр. Ад­во­кат­лар бе­лән дә ки­ңәш­ләш­тем. Алар: “Шул до­ку­мент бе­лән суд­ка мө­рәҗә­гать ит­сә­гез, “ха­лык ал­дын­да­гы ке­ше­гә яла ягу” ди­гән мад­дә бу­ен­ча, гай­бәт та­ра­ту­чы ке­ше­не 3 ел­га ире­ген­нән мәх­рүм итњ яный”, – ди­де­ләр. Бу шу­лай ук со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә яла ягу­чы­лар­га һәм янау­чы­лар­га да ка­гы­ла. Тик ми­нем ул дә­рә­җә­гә тө­шеп, вак­ла­нып йө­ри­сем кил­ми. Ми­ңа ке­ше­ләр­не төр­мә­гә утыр­ту ки­рәк­ми. Әм­ма, шу­ны­сы кыз­га­ныч, ми­ңа фо­то аша ял­ган бәя бир­гән бел­геч­кә ха­тын-кыз­лар хәзер дә йө­ри­ләр. Ке­ше яз­мыш­ла­ры бе­лән ак­ча эш­ләү­че ан­дый “бел­геч­ләр” не эш­тән ку­ар­га ки­рәк.
  • Ди­мәк, сез гай­бәт­ләр ар­тын­нан йө­реп вак­лан­мый­сыз?
  • Шу­лай да алар­га би­та­раф та ка­ла ал­мыйм. Хак­сыз­га рән­җе­тү­ләр кә­еф­не кы­ра. Ми­нем һәм Ил­фак ту­рын­да бе­лер-бел­мәс нәр­сә­ләр язу­чы­лар кү­чеш чо­рын­да­гы ба­ла­ның да пси­хи­ка­сын бо­за бит. Мин аны әти­ең әй­бәт ке­ше иде дип тәр­би­я­лим. Ә со­ци­аль че­тәр­ләр­гә те­лә­сә нәр­сә язу­чы­лар Ил­фак­ны хур­лап, ми­не яман­лап, На­ри­ман­ны мин­нән биз­дер­мәк­че бу­ла­лар. Бә­ген­ге көн­дә мин ба­лам­ның бер­дән­бер ыша­ныч­лы те­рђәге. Улым­ны мин­нән биз­де­рер­гә те­ләү­че­ләр­гә мин Ал­ла­һы Тәга­ләдән: “Ку­лы, ая­гы бул­ган бу сә­ла­мәт бән­дә­ңә акыл да бир ин­де”, – дип со­рыйм.
  • Га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз Ил­сөя ни­гә бик күп пил­мән, кәт­лит­ләр ясый икән ди­ләр.
  • Гел гас­т­роль­дә йөр­гәч, улым ач тор­ма­сын дим. Кәт­лит, пил­мән­нәр­дән тыш кеч­ке­нә пор­ци­я­ләр­гә шул­па да әзер­ләп ки­тәм.
  • Зур ар­буз­лар кем­нең бак­ча­сын­да үсә?
  • Әти чир­ләгәч, бу җәй­дә ту­ган авы­лым Ис­ке Шө­гер­гә еш кай­тыл­ды. Сез Эн­җе апа бак­ча­сын әй­тә­сез­дер. Әйе, аның уңы­шы мул бул­ды: ар­буз, эре ви­ног­рад, тәм­ле сорт­лы по­ми­дор­лар...
  • Буш ва­кыт­ла­ры­гыз­ны кай­да үт­кә­рә­сез?
  • Мин – та­би­гать ба­ла­сы. Әти­ем баш­та нефть­че, ан­на­ры ур­ман­чы бул­ды. Шу­ңа кү­рә ба­ла­ча­гым, яшь­лек ел­ла­рым та­би­гать ко­ча­гын­да уз­ды. Мин да­ру үлән­нә­рен ае­рам. Кай­са агач­тан нәр­сә эш­лә­сәң ях­шы­рак бул­ган­нын, мүк­кә ка­рап кая көнь­як, кай­да төнь­як икә­нен әй­тә алам. Мин – ур­ман кы­зы. Буш ва­кыт­ла­рым­да хәзер дә та­би­гать­кә чы­гам. Тәне­мә һәм җа­ны­ма – ял, иҗа­ты­ма ил­һам алам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X