Шəhри Чаллы

Сәламәтлек өчен акча кызганмыйлар

Чаллыда яман шеш белән авыручылар саны елдан-ел арта. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, шәһәрдәге һәр 8нче хатын-кыз күкрәк, ә һәр 6нчы ир-ат мәни бизе рагы белән авырый. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин 2016 елны онкологик авыруларга каршы көрәш елы дип игълан итте. Бу чирне иртәрәк ачыклауда диспансерлык үтүнең файдасы зур. Узган...

Чаллыда яман шеш белән авыручылар саны елдан-ел арта.

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, шәһәрдәге һәр 8нче хатын-кыз күкрәк, ә һәр 6нчы ир-ат мәни бизе рагы белән авырый. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин 2016 елны онкологик авыруларга каршы көрәш елы дип игълан итте. Бу чирне иртәрәк ачыклауда диспансерлык үтүнең файдасы зур. Узган елда Чаллыда 84342 кеше тикшерү узган. Тик күпләр эштән китә алмау сәбәпле, медицина тишерүеннән мәхрүм. Шуны күздә тотып, катыргы-кәгазь халык предприятиесе БСМП белән хезмәттәшлек итә. БСМПның клиника-дагностика лабораториясе бригадасы предприятиегә барып, хезмәткәрләрдән анализлар алалар. Биологик материал бер көн эчендә тикшерелә. Атна дәвамында 1000нән артык кеше тикшерү үтәргә тиеш. Моның өчен КБК бюджетыннан 2,5 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: