Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен һөнәри ориентация турында конференция уза

15.00 сәгатьтә теләгән һәркем финанс грамоталылыгы буенча мастер-класста катнаша ала

 Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән татарстанлылар өчен «„Абилимпикс“ һөнәри осталык чемпионатлары технологияләрен кулланып, инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һөнәри юнәлеш бирүнең заманча форматлары» дигән фәнни-гамәли конференция башлана. Бушлай чара онлайн форматта узачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференция бүген иртәнге 10да башлана.

Шуннан соң 15.00 сәгатьтә теләгән һәркем финанс грамоталылыгы буенча мастер-класста катнаша ала. Аны Казан сәүдә-икътисад техникумының социаль-икътисади дисциплиналар укытучысы Анна Солдатова үткәрә.

Мастер-класслар, шулай ук анда ничек катнашу турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев