Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Сәламәтлеккә салым“ кертелерме?

"Российская газета" хәбәр итүенә караганда, Русиядә "сәламәтлеккә салым" барлыкка килүе ихтимал. Аны тәмәке җитештерүчеләр түлиячәк. Бу турыда Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән тәмәкегә каршы яңа концепция турында фикер алышу нәтиҗәсендә билгеләнгән Иҗтимагый палата киңәшләрендә язылган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төрле илләрдә популяр тәмәке кабының бәясен һәм аннан алынган салымнар күләмен чагыштырган. Русиядә зарарлы товар иң арзаны булып чыккан, ә җитештерүчеләр түләгән салым - иң түбәне.
Мисал өчен, бер үк төрле марка тәмәке безнең илдә - 2,42 доллар, Израильдә - 7,78, Бөекбританиядә - 11, Франциядә - 7,76, Германиядә 6,45 доллар тора. Бу тәмәке кабыннан түләнгән салым бездә 47,6, Израильдә - 84,3, Бөекбританиядә - 82,2, Франциядә - 80,3, Германиядә - 72,9 процент.
Моның белән бәйле Иҗтимагый палата каршындагы Гражданнарны наркотиклардан, алкоголь һәм тәмәке бәйлелегеннән саклау буенча Координацион совет рәисе Солтан Хәмзаев "сәламәтлеккә салым" кертергә тәкъдим иткән. Тәмәке җитештерүчеләргә салым күләмен башта - тәмәке кабы бәясеннән 70 проценты дәрәҗәсендә, алга таба аны тагын да югарырак итәргә кирәк, дип саный ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев