Үсмер әнисенең зур күләмдәге акчасын урлаган.
Чаллыда 48 яшьлек хатын-кызның 120 мең сум акчасы кртасыннан юкка чыккан.
Ул бу хакта хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында шул ачыкланган: акчаны 11 яшьлек малае компьютер уеннарында уйнаган өчен күчергән. Малай компьютер браузерында әнисенең интернент кибеттән сатып алганнан соң карта күрсәткечләре калганын белгәннән соң шуны файдаланып акчаны рәхәтләнеп уен өчен җибәреп барган. Ә телефонга килгән СММСларны тиз генә бетереп барган.
Бу хәлдән әти-әниләргә гыйбрәт алырга кирәктер, банк карталарыгызның күрсәткечләрен, тамгаларын түләүләрегездән соң бетереп куярга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев