Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Собчак катафалкта кияүгә чыкты

Яшьләрнең бу кылыгын күпләр начарлыкка юрый.

Яшьләрнең бу кылыгын күпләр начарлыкка юрый.
Ксениянең ире - Константин Богомолов, танылган режиссер. Кияү дә, кәләш тә үзенчәлекле кеше, туй да кешеләрнеке кебек булмаган. Алар язылышу тантанасына катафалкта - мәет ташый торган машинада ятып барган.
Собчак белән Богомолов менә шундый үзенчәлекле юмор хисле кешеләр.
Экстрасенслар яшьләрнең бу кылыгын бик начар дип бәяләде. Киләчәктә аларны үлем яисә баласызлык яки башка бәлаләр көтеп тору ихтималы зур.
Туй 13 сентябрьдә, җомга көнне Мәскәү музеенда булды. Аларны котларга 300ләп кеше җыелган. Бүләкләр исемлеген дә Собчак алдан төзеп тараткан иде. Анда 150 мең сумлык уҗауга кадәр бар.
Туй уза торган музейга Собчак белән Богомолов каретада килгән. Богомолов җырлаганда, Ксения елап җибәргән. Туй биюен Филипп Киркоров җырына башкарганнар.

 

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/sobchak-katafalkta-kiya-g-chykty/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев