Соңгы көннәрдә генә Чаллыда 18 исерек машина йөртүче тотканнар
14-17 июнь көннәрендә Яр Чаллы юлларында руль артына исерек килеш утырган 18 машина йөртүче теркәлде. Әлеге мәгълүматны Яр Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ хезмәтенең пропаганда бүлекчәсе хәбәр итте.
ЮХИДИ бүлеге исерек килеш машина руле артына утырмаска өнди. Исегезгә төшерәбез, «Telegram» мессенджерында шәһәрнең ЮХИДИ хезмәте “Яр Чаллының исерек машина йөртүчеләре” дигән махсус чат ачты. Аның ярдәмендә, шулай ук аноним рәвештә исерек машина яратучылар турында хәбәр калдырырга була.
Түбәндәге телефоннарга шалтыратып та хәбәр калдырырга була: 112, 02 яисә 8(8552)51-18-14 (Яр Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ хезмәтенең дежур часте), шулай ук Telegram дагы төркем https://t.me/Chat_GIBDD_TR
Фото: burcevka.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев