Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Соңгы кыңгырау” көнендә спиртлы эчемлекләр сату тыела

Башкортстанда 2017 елдан чыгарылыш сыйныф укучыларының бәйрәмендә алкоголь сату тыела.

Закон бозучыларга штраф каралган. Кибет хуҗалары өчен — 20 мең сумнан 40 мең сумга, юридик берәмлекләр өчен 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына. Шулай ук продукциянең конфискацияләнүе дә мөмкин.
Башкортстан Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова аңлатуынча, Соңгы кыңгырау көнендә алкоголь продукциясе сатуны тыю профилактик һәм тәрбияви максаттан чыгып эшләнә.
“Беренче чиратта бу чара үсеп килүче буын арасында сәламәт тормыш алып баруны пропагандалауга юнәлтелә”, — ди Гүзәл Наил кызы.

 

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X