Сөйгәненә алты тапкыр аткан
Яңалыклар тасмасы

Сөйгәненә алты тапкыр аткан

Аңа 6 пуля тигән.

Санкт-Петербургта коточкыч вакыйга. Җәяүле юлыннан чыгучы 38 яшьлек хатын-кызга 50 яшьлек ир-ат берничә тапкыр пистолеттан атып, соңыннан үз-үзенә кул салды. 

Тикшерү барышында ир-атның зыян күргән хатын-кыз белән мөнәсәбәттә булулары ачыкланды. Алар 2 атна элек кенә аерылышкан булганнар. Ир-ат моны авыр кичергән, күрәсең. Аның берничә оешма җитәкчесе булуы билгеле. 

Хатын-кыз авыр хәлдә реанимациядә. Аңа 6 пуля тигән, ике урыннан аяк сөяге сынган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев