Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сокланабыз синең белән

Минем әнием - Заһидуллина Нурания Каюм кызы. Ул Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында яши. Әни менә инде 42нче елын шәфкать туташы булып эшли.

Нинди генә очраклар, нинди генә авырулар, нинди генә язмышлар белән очрашмаган ул бу еллар дәвамында. Яртылаш үлем хәлендә калган авыруларны тормышка кайтарган очраклары да бар. 
Авыл җирендә шәфкать туташы беренче ярдәм хезмәтен күрсәтүче ул. Көннең дә, төннең дә кайсы гына вакыты булмасын, зарланмыйча, ашыгып авыруга ярдәм итәргә чыгып китә әни. Шуның белән беррәттән ул һәр кешегә кирәкле сүзен һәм киңәшен дә таба белә. Авылның һәрбер кешесе әнине белә һәм хөрмәт итә. 
Әни өйдә искиткеч уңган хуҗабикә. Чисталыкта, тәмле итеп ашарга пешерүдә, матурдан-матур итеп гөлләр үстерүдә аңа тиңнәр юк. Гаиләбездә әтине дә, энем белән мине дә канатландырып, рухландырып һәм мотивацияләп торучы да ул әни.
Әнинең мине сокландыра торган сыйфатлары бик күп. Менә, мәсәлән,  кыюлык һәм белемгә омтылу. Әни һәрвакыт замана белән бергә булырга тырыша. Ул хәзерге вакытта Россия ислам университетында 5нче курста укый, югары белемле дин белгече булырга әзерләнә. Менә шундый уңган-булган кеше ул минем әни. Шундый булганы өчен мин аңа чиксез рәхмәтле.


Ләйлә Мирзаһитова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көненә

2
X