Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Солдат әниләренә Пятачок концертына чакыру билетлары тапшырдык - ВИДЕО

28 мартта Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак пятачок концертына шәһәрдән өлешчә мобилизациягә эләгеп, хәрби махсус операциягә киткән ир-атларның әти-әниләре, якын туганнары да чакырулы.

Комсомол районында яшәүче солдат әти-әниләренә, якыннарына билетларны «СтройТраст» компаниясе генераль директоры, «Рост» партиясеннән шәһәр советы депутаты Раил Минегалиев бүләк итте.

Миңнефәйрүзә Камалетдинова улы Рәфикъне 30 сентябрьдә үк хәрби операциягә озаткан. 

– Рәфикъ Казанда хәрби өйрәнүләрдә булганда янына еш барып йөрдек. 27 декабрьдә – нәкъ Яңа ел алдыннан Украинага китте. Бик авыр булды ул көннәрдә. Аллаһка шөкер, җаен табып шалтыратып тора. Артык сүз әйтми инде, «Мин исән, әни! Борчылма!» дип тынычландырырга тырыша. 

Хәзерге вакытта улым Самарада госпитальдә ята. Хезмәт иткән җирендә – Донецк якларында төнлә штурмга чыккач аягына пулеметтан атканнар. Бик күп кешеләрен югалтканнар, командирлары да үлгән. Рәфикъны Донецкидан Ростов-на-Дону шәһәренә вертолет белән озатканнар. Биредә өч көн хастаханәдә ятканнан соң, Самарага җибәргәннәр. Аягына ничә операция ясадылар инде. Хәзер тернәкләнү уза, алай да аягына баса алмый әле, култык таягы белән әкрен генә йөри, – дип сөйли Миңнефәйрүзә Мәгъфүровна. 

Улы белән көн саен булмаса да, көн аралаш аралашып торган әнисенең сүзләренә караганда, Рәфикъ белән элемтә 1 февральдә үк өзелә. 

– Шалтыратмас булды! Аның кайда икәнен дүрт-биш көн белмичә тордык. Көн саен ут эчендә, дигәндәй... Беркөнне ят номердан шалтыраттылар. Башта әллә нишләп калдым, телефонны алмадым да, курыктым... Аннары, кызларым белән сөйләшкәч, кабаттан үзем шалтыраттым. Бер ир-ат телефонны алды да: «Хәзер трубканы Рәфикъка бирәм», – диде. Шул сүздән бөтен тәнемә җылы йөгерде, исәнлегенә сөендем. Улымның госпитальдә икәнен, җәрәхәт алуын әйтте. Борчылдык инде, нишлисең!.. Аллаһка мең шөкер, исән калган улым! Инде берүк терелеп чыксын, ныгысын дип телибез. Тернәкләнү узгач, аларны махсус табиблар комиссиясе килеп тикшерә икән дә, өйгә кайтырга рөхсәт бирә. Менә шуны зарыгып көтәбез: ике атна булырмы, бәлки бер айга да кайтарырлар. Улым үзе нык тора: «Савыгып кына чыгыйм, тагын барам! Без анда бик кирәк!» – ди. Әлегә өйгә кайтырга хыяллана. 15 апрельдә 36 яшь була үзенә. «Туган көнемә кайтам, әни! Бергә булырбыз! Туганнарыбызны җыярбыз», – ди. Бирсен Ходай! – ди әңгәмәдәшем. 

Хәрби операциядә булcа да, әнисен юбилее белән дә котлау юлын да тапкан Рәфикъ. Ул көнне искә алганда Миңнефәйрүзә апа күз яшьләрен тыеп тора алмады. 

– Чын сюрприз булды ул! Улым сыйныфташы Рузил аркылы миңа чәчәкләр алып бирергә кушкан. Бернәрсә дә сизенмим, белмим бит! Бер мәлне Рузил килеп керде, Рәфикъ тапшырырга кушкан теләкләрне әйтте. Мин елыйм... – ди ана. 

«Шәһри Чаллы»дан – Пятачок!» концерты хакында исә Миңнефәйрүзә апа күптән белә икән, җәй айларында шәһәр паркларында уздырылуыннан да хәбәрдар. 

– Улымны хәрби операциягә озаткач, беркая да йөрмәс булдым. Кәефем дә булмады... Әле менә шушы көннәрдә генә бераз рәткә кереп барам. Өебезгә еш кына Комсомол районы хакимиятеннән дә киләләр, бер бәйрәмнән калдырмыйлар, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән дә саллы гына бүләкләр тапшыралар. Концертларга да берничә тапкыр бардым, – дип сөйли ул.   

Миңнефәйрүзә Мәгъфүровнага билетларны «Уют» ТОС рәисе Мәрьям Мостафина кертеп биргән. 

– Миңнефәйрүзә бик актив ханым безнең. ТОСның бер җыелышыннан калмый, ярдәм кирәк булса да, аңа мөрәҗәгать итәм. Пятачокка билет биргәч тә бик сөенде. Әле яраткан артистлары да чыгыш ясый икән! Күңел төшенкелегенә бирелергә ярамый! Матур концерт карап, беразга гына онытылып торырлар. Шундый игелекле эш башкарасыз! Рәхмәт сезгә, – ди Мәрьям Акмалевна.

 

– Аллаһ теләсә, һичшиксез, барабыз. Солдат аналары сабыр булып, улларын көтәләр. Бөтенебезнең сүзе шул солдат улларыбызга барып тоташа. Әзгә генә булса да онытылып, матур концерт карап кайту – әйтеп бетерә алмаслык шатлык. Хезмәттә булган газизләребез дә безнең боегып утыруны теләми. Шундый концерт оештыручыларга, билет алырга булышкан иганәчеләргә ихластан рәхмәт, – ди Миңнефәйрүзә Мәгъфүровна.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев