Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Солдатлар хезмәт урынына барганда вагон-ресторанда тукланачак

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның язгы кампаниясе башланып китте. Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, республикада хәрби хезмәткә ярарлык 19 меңләп егет бар. Шуларның якынча 4 меңе язгы чакырылыш вакытында хәрби форма киячәк. Гадәт буенча, язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итә. Быел ил күләмендә барлыгы...

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның язгы кампаниясе башланып китте. Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, республикада хәрби хезмәткә ярарлык 19 меңләп егет бар. Шуларның якынча 4 меңе язгы чакырылыш вакытында хәрби форма киячәк.


Гадәт буенча, язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итә. Быел ил күләмендә барлыгы 142 мең егет хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла. Көзге чакырылышта аларның саны 10 меңгә күбрәк булган.

"Бу чакырылышта 1990-1999 елда туып, хәрби чакырылышны кичектерү мөмкинлеге булмаучылар солдатка алыначак. Татарстаннан егетләрне хәрби частьләргә 17 апрельдә җибәрә башлау планлаштырыла", - ди Сергей Погодин.

Солдат хезмәтенә баручылар өчен быелдан яңалыклар да юк түгел. Мисал өчен, элек урта һөнәри белем алучыларга хәрби хезмәткә бару срогын кичектерү юк иде. Быелдан исә урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар диплом алганнан соң гына солдат формасын киячәк. Бу "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы федераль канунга кертелгән үзгәрешләр нигезендә тормышка ашырыла.

Моннан тыш, муниципаль районнарда чакырылыш комиссияләрен район башлыклары яки аларның урынбасарлары җитәкләячәк. Хәрбиләрне ашату системасында да үзгәрешләр бар. Элек поездларда барганда солдатларга "коры паек" бирелсә, хәзер алар вагон-рестораннарда туклана алачак.

Сергей Погодин сүзләренчә, Ватан алдында бурычын үтәргә теләмичә качып йөрүчеләр саны елдан-ел кими. Киресенчә, хәрби билет булмаган очракта, дәрәҗәле эшләргә урнаша алмауларын егетләр аңлый, ди хәрби комиссар.

Аның сүзләренчә, гражданлык тормышында кебек үк, хәрби хезмәттә дә "престижлы" өлкәләр бар. Мәсәлән, солдатлар арасында Һава десанты гаскәрләре һәм Оборона министрлыгының баш идарәсе частьләре популяр булып кала бирә. Әлеге частьләргә, беренче чиратта, сәламәтлеге нык булган, парашют яки тау әзерлеге узган яшьләр җибәреләчәк. Моннан тыш диңгез флотында хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр күп икән.


Быел солдатка алынучыларның 41,7 проценты - Коры җир гаскәрләрендә, 12,9 проценты - Һава-космик көчләрдә, 11 проценты - РФ Илкүләм гвардия гаскәрләрендә, 7,6 проценты - Хәрби диңгез флотында, 4,1 проценты - Һава десанты гаскәрләрендә, 3,7 проценты - Россия Оборона министрлыгының баш идарәсендә, 2,2 проценты - Радиоактив, химик һәм биологик саклау гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.

Гадәттәгечә, Татарстан егетләре Россия Президенты полкын да тулыландырыр дип көтелә. Язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алынган 10 егет май аенда әлеге дәрәҗәле полкта хезмәт итәргә юлланачак.

"2010 елдан алып, Президент полкына 220 егет сайлап җибәрелде. Быел исә Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 10 егет сайлап алынды", - дип хәбәр итте Сергей Погодин.

Солдатка алынучылар, закон нигезендә, альтернатив хезмәт итү ысулын файдалана ала. Быел Ватан алдында бурычын 22 солдат шул рәвешле үтәячәк.

"Альтернатив хезмәттән гадәттә "армия тәртипләре минем дини күзаллавыма каршы килә", дип санаучылар файдалана. Алар ешрак почта хезмәтендә эшли", - диде хәрби комиссар. Көзге чакырылышта альтернатив хезмәткә 6 солдат алынган булган.

Сүз уңаеннан, солдатлар өчен армиядә шартлар яхшырганнан яхшыра гына бара. Аларга ай саен 2-4 мең (хәрби дәрәҗәсенә бәйле рәвештә) сум күләмендә акча түләнелә. Быелдан алып хәрби хезмәткә алынучылар өчен "Әниеңә шалтырат" ("Позвони маме") дип исемләнгән федераль проект тормышка ашырыла башлый. Солдатларның әти-әниләренә һәм хәрби хезмәткә алынучыга үзләре теләгән 3 оператордан берсенең сим-картасы тапшырылачак. Шулай ук солдат телефонына 100 сум акча да салына. Ятимнәргә исә кәрәзле телефон бирү дә каралган.


Лилия ЛОКМАНОВА

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65533

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X