Социаль ипотека буенча – яңа йортлар
Быел Сидоровка бистәсендә, социаль ипотека программасы буенча ике күп катлы йорт файдалануга тапшырылачак. Анда 377 шәһәрдәшебезгә яңа фатир биреләчәк. Бүгенге көндә төзүчеләр әлеге йортларның берсендә монтаж эшләрен төгәлләделәр инде.
Киләсе елда 63 нче микрорайонда да өй туйлары гөрләр дип көтелә. Тиздән, Дәүләт торак фонды заказы буенча, анда биш йорт төзеләчәк һәм 1600 гаилә яңа тораклы булачак. Гомумән, социаль ипотека программасы буенча, яңа микрорайонда 20 йорт төзү каралган. Моңа кадәр Мәләкәс аръягында 21 микрорайон сафка баскан иде. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә анда 13 йорт төзеп тапшырылды. Бүгенге көндә тагын 4 меңнән артык чаллылы яңа фатир алу өчен чират тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев