Социаль яклау идарәсе чаллылыларны яңа адрес буенча кабул итәчәк
Автокала социаль яклау идарәсе гражданнарны кабул итү пункты адресын үзгәртте.
Хәзер белгечләр яңа адрес буенча урнашачак: Солнечный бульвары, 6 йортта (Яңа шәһәр 17/11). 1 һәм 2 апрель көннәрендә күченү белән бәйле рәвештә халыкны кабул итү булмаячак. Бина 3 апрельдә яңа адрес буенча эшен башлаячак. Социаль яклау идарәсе китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев