Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Спорт мәйданчыклары ачылды

"Бердәм Россия" партиясе проекты буенча, быел Чаллыда 11 спорт мәйданчыгы ачылырга тиеш иде. Шәһәр көне уңаеннан, аларның өчесе инде файдалануга тапшырылды. Яңа спорт мәйданчыклары "Төзүче" стадионында урнашкан. Аларның икесе минифутбол, ә берсе волейбол-баскетбол уены өчен. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүчеләр тренажерларда шөгыльләнә ала. Бүгенге көндә спорт мәйданчыкларын буш тотмас...

"Бердәм Россия" партиясе проекты буенча, быел Чаллыда 11 спорт мәйданчыгы ачылырга тиеш иде. Шәһәр көне уңаеннан, аларның өчесе инде файдалануга тапшырылды.

Яңа спорт мәйданчыклары "Төзүче" стадионында урнашкан. Аларның икесе минифутбол, ә берсе волейбол-баскетбол уены өчен. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүчеләр тренажерларда шөгыльләнә ала. Бүгенге көндә спорт мәйданчыкларын буш тотмас өчен, нәтиҗәле итеп расписание төзелә. Көндез монда балалар физкультура дәресләре үткәрсә, кичен предприятие һәм оешмалар коллективлары спорт белән шөгыльләнә. "Без ГЭСның 8нче бистәсендәге тулай торакта яшибез. Хәзер балаларыбызга футбол, волейбол уйнарга мөмкинлек туды. Кичләрен үзебез дә волейбол уйнарга җыенабыз әле", - ди Регина Хәбибуллина.

"Төзүче" стадионы директоры Рим Хәлилов әйтүенчә, мәйданны өлешләргә бүлү берьюлы спортның берничә төре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта монда профессиональ спортчылар күнегүләр дә ясый алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев