Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Спортлы яллар: Кама чаңгы марафоны стартына 500 спортчы чыкты

Бүген Яр Чаллыда 18нче Кама чаңгы марафоны узды.

 Икенче ел рәттән бай тарихлы чаңгы ярышлары TIMERMAN спорт чаралары сериясе эгидасы астында үткәрелә. Моңа кадәр ярышлар 1997 елдан Евгений Моргачев җитәкчелегендә энтузиастлар белән оештырыла иде.
Спорт проектының өченче чарасында 500дән артык чаңгычы катнашты, шуларның 95е-чаллылылар.
50 км га ярышырга теләк белдерүчеләр арасында Удмуртия Республикасыннан килгән спортчылар, калган рейтинглар буенча Татарстан чаңгычылары күпчелекне тәшкил итте. Ярышларда катнашучыларның уртача яше 39 яшь.
Кама марафонында Александр Назаров (02:18:00) абсолют җиңүче булды һәм Әлмәт марафоныннан нәкъ 5 минутка  үз нәтиҗәсен яхшыртты. Хатын - кызлар арасында дистанцияне беренче  булып Әлмәт чаңгы марафоны җиңүчесе Рамилә Вәлиева үтте, ул 2 сәгать 32 минут 44 секунд нәтиҗә белән тәмамлады.
30 км дистанциядә Актаныш спортчысы Равил Хаҗиев алтын медаль алды, ул трассаны 1:23:18 исәбе белән узды. Хатын-кызлар ярышында беренчелекне Ижаудан Юлиана Набиулинна яулады, ул Хаҗиевтан соң 13 минут 15 секунд узгач финишка килде.
Чаңгычыларны ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, ТР Спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров һәм җиңел атлетика буенча олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова сәламләделәр. “Сезне, кадерле катнашучылар, яраткан Чаллы шәһәребездә сәламләвемә бик шатмын. Сезгә үткен чаңгы, җиңел таулар һәм югары нәтиҗәләргә ирешүегезне телим. Хәерле юл!” ,- дип рухландырды катнашучыларны Гөлнара Галкина-Сабитова.2019 елның мартында сериянең соңгы кышкы чарасы - Яшел Үзән чаңгы марафоны узачак. Трасса “Маяк” спорт комплексы территориясе буенча салыначак.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35371

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев