Шəhри Чаллы

Сөт дигәнең ни икән?..

Кибеттә сөт ризыклары сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Бүген кибетләрдә сөт һәм аңардан ясалган ризык төрләре шулкадәр күп: сайлый башласаң, башың әйләнерлек. Шуңа таныш исемлесен алырга тырышабыз, анысы күренмәсә, хакларына карап сайлыйбыз. Ә тышлыклардагы калган язуларга әллә ни игътибар биреп бармыйбыз. Күп дигәндә яраклылык срогын тикшерәбез. Хәер, ул этикеткаларда ризык составы турындагы мәгълүматны шулкадәр вак шрифт белән басалар: укып чыгармын димә. Күрү сәләте начарая барган өлкәннәр андагы сүзләрне, гомумән, укый алмый.

Аннары, ризыкның сөттән генә эшләнгәнме, әллә составында сөт булган продукттан эшләнгәнме икәнлеге турындагы мәгълүмат күп этикеткаларда гади сатып алучы аңларлык итеп бирелми. Моның инде сере юк: җитештерүчеләр, бигрәк тә ялган ризык чыгару белән мавыгучылар үзләренең продукциясен ничек тә күбрәк сатарга тырыша. Шуңа алар этикеткаларны кеше игътибарын җәлеп итәрлек, шул ук вакытта тикшерүче органнар бәйләнә алмаслык язулар белән чуарлый. 
Ничек аерырга?
Чын сөт ризыкларын сөт маен алмаштыргычтан ясалганнарыннан ничек аерырга соң? Тиздән моны бик җиңел башкарып булачак. Чөнки Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөттән ясалган продуктларны маркировкалауга таләпләрне катгыйлатучы төзәтмәләр тәкъдим итте. Узган елның ноябрендә Евразия икътисади комиссиясе советы аларны Таможня союзының “Сөт һәм сөт продукциясенең хәвефсезлеге турындагы” техник регламентына кабул итте һәм үзгәрешләр 2018 елның 16 июленнән үз көченә керде. “Бу төзәтмәләр сатып алучыларга сөттән эшләнгән традицион продуктны шуңа охшаш, әмма үсемлек мае кулланып әзерләнгәненнән аерырга ярдәм итәчәк”, – ди Роскачество җитәкчесе урынбасары Елена Саратцева. 
Яңа кагыйдәгә ярашлы, хәзер җитештерүчеләр “үсемлек майлары бар” дигән язуны тышлыкның алгы ягына күзгә бәрелеп торган төс белән билгеләнгән аерым урында урнаштырырга тиеш. Этикетканы бизәүгә һәм төсләр куллануга карата каты таләпләр юк, ләкин шрифтның үлчәме 3 миллиметрдан да ким булмаска тиеш. Әгәр тышлык мондый шрифт кулланырлык түгел икән, ул мөмкин кадәр зур күләмдә язылырга тиеш. 
Продуктның сөт мае алмаштыргычлары кулланып ясалганлыгы аның атамасыннан аңлашылырга тиеш диелә документта. Ягъни ризыкның тышлыгында “молокосодержащий продукт с заменителем молочного жира” дигән сүзләр һәм җитештерү технологиясе турында мәгълүмат бирелергә тиеш. Мәсәлән, “сөт мае алмаштырылган сөтле продукт, каймак технологиясе буенча җитештерелгән” яки “сөт мае алмаштырылган сөтле крем, эремчек технологиясе буенча җитештерелгән” дип язылырга мөмкин. 
Яңартылган техрегламент составы сөттән генә тормаган продуктларны маркировкалаганда исемнәрдә сөт термины һәм төшенчәләрен куллануны тыя. Ягъни составында сөтнеке булмаган майлардан торган продукцияне “сырный” яки “сыроподобный” дип атарга ярамый. Шулай ук сатып алучының фикерен чуалта торган “сметанка”, “маслице”, “творожок” кебек билгеләмәләрне куллану да тыела. Димәк, әлегә кадәр “сырный продукт” дип йөртелгән ризыкларның тышлыгына хәзер “молокосодержащий продукт с заменителем молочного жира, произведенный по технологии сыра” дип язылырга тиеш. Болардан тыш, җитештерүчеләрдән сөт маен нәрсәләр белән алмаштыруларын расшифровкалау да таләп ителә. 
Шул рәвешле, яңартылган техрегламентта кайсы продуктларны сөт ризыгы дип атарга ярамаганлыгы анык билгеләнә. Әлбәттә, бу сөт продукцияләре өчен тәгаенләнгән кибет киштәләрендәге күп тышлыкларның эчтәлеге үзгәрә дигәнне аңлатмый. Чөнки әлегә кадәр эшләп килгән техрегламентта да сөт һәм составында сөт булган продуктларны маркировкалау буенча таләпләр эшләп килә иде. Өстәмәләр исә аларга катгыйлык өсти. 
Шуны да әйтергә кирәк: үзгәрешләр булганда да , алар бүген-иртәгә башлана дигән сүз түгел. Тышлыкларны үзгәртү һәм яңа регламентка ярашлы документларны әзерләү өчен предприятиеләргә 180 көн бирелә. Шуңа яңа тышлыклы беренче продуктлар кибетләрдә көзен күренә башлар дип көтелә. Ә тулысынча күчеш 2019 елның уртасына таба – яраклылык срогы зур булган сөт продуктлары сатудан чыккач булачак диләр Роскачествода.
Ялганнан котылып булырмы?
Ялган ризыклар белән көрәшү мәсьәләсенә килгәндә, техрегламент кына бу проблеманы тулысынча хәл итә алмаячак. “Намуссыз җитештерүчеләр ризык составында сөт майларын алмаштыргычлар барлыгын моңа кадәр күрсәтмәде, моннан соң да күрсәтмәячәк, – ди Сөт җитештерүчеләрнең милли союзы (“Союзмолоко”) башкарма директоры Артем Белов. – Алар белән көрәшүнең бердәнбер юлы – штрафлар. Һәм штрафларның шундый булуы зарур: әгәр кабаттан тәртип бозу очрагы ачыклана икән, мондый бизнес ябылырга тиеш. Калган алымнар эшләми”.
Статистика саннарына карасаң, сөт тармагында ялган ризыклар күләме елдан-ел кимүгә бара. “Союзмолоко” исәпләүләре буенча, 2015 елда сөт продуктлары базарының 9-11 процентын ялган продукция тәшкил иткән булса, узган ел бу сан 5-6 процент белән чикләнгән. Ялган ризыкның иң күбе сыр һәм ак май өлешенә туры килә. Ачы сөт продукциясе тармагында ул азрак. Чөнки анда сөт майларын үсемлекнеке белән алмаштыру икътисади яктан үзен акламый. “Соңгы елларда кулланучыларның фикерләү дәрәҗәсе шактый алга китте: алар ризыкларның составын укый һәм күпләре нәрсә сатып алганлыгын аңлый”, – ди Белов. Ә яңартылган кагыйдәләр сатып алучыларга бу эштә ярдәм булачак. 
Яңача маркировкалау намуслы җитештерүчеләр файдасына эшләр дип фаразлана. Чөнки бүген сыйфатлы продукциягә сорау зур. “Шул ук вакытта без үсемлек майлары кулланып җитештерелгән продукцияне хәвефле дип әйтмибез, – ди Елена Саратцева. – Әмма кулланучы сатып алган продукт турында тулы һәм дөрес мәгълүмат алырга хокуклы”.

 

 

http://www.omet-rb.ru/mgyyat/528-s-t-dig-ne-ni-ik-n

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: