Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Стандарт ике һәм өч бүлмәле фатирларга салым артты

Күчемсез милеккә салым түләү буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Фатирлар һәм йортлар бүген инвентаризация бәясеннән түгел, ә кадастр буенча исәпләнгән суммадан бәяләнә. Яңа схема буенча инде быелдан түли башлыйбыз. "Челнинские известия" корреспонденты Роман Ефремов исәпләве хак булса, стандарт ике һәм өч бүлмәле фатирларга салым суммасы бермә-бер арта. Моңа кадәр торакның...

Күчемсез милеккә салым түләү буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Фатирлар һәм йортлар бүген инвентаризация бәясеннән түгел, ә кадастр буенча исәпләнгән суммадан бәяләнә. Яңа схема буенча инде быелдан түли башлыйбыз. "Челнинские известия" корреспонденты Роман Ефремов исәпләве хак булса, стандарт ике һәм өч бүлмәле фатирларга салым суммасы бермә-бер арта.

Моңа кадәр торакның кадастр бәясен исәпләгәндә, йортның техник параметрлары гына исәпкә алына иде. Быелдан әлеге суммага районның яшәү өчен уңайлылыгы, машина кую урыны булу, шулай ук торак йортның төзеклеге дә өстәлә. Шулай итеп, кадастр бәясе базар бәясенә якынлаша.

Яр Чаллыда салым ставкасы инде билгеләнде. Фатирлар, бүлмәләр, дачалар һәм бакчачылык ширкәтләреендәге йортлар өчен әлеге ставка 0,2%ка тиң. Торак йортлар һәм төзелеп бетмәгән объектлар өчен - 0,3%, бакча участогындагы мәйданы 50 кв метрдан кимрәк булган хуҗалык корылмалары, гаражлар һәм машина кую урыннары өчен 0,1% тәшкил итә.

Салым инспекциясе сайтында инде бүгеннән яңа салым суммасын исәпләргә мөмкин. Моның өчен күчемсез милекнең кадастр номерын белү дә җитә. Әйтик, ике һәм өч бүлмәле фатир хуҗалары өчен салым суммасы күпмегә үзгәрәчәк? Нигезнамә итеп, өч кешедән торган гаиләне һәм мәйданнары 41,7 һәм 69,2 кв. метр тәшкил иткән ике фатирны алыйк.

Башта ике бүлмәле фатир өчен салым суммасын исәплик. Элек өч кешедән торган гаиләнең һәр әгъзасы милеккә салымны елына 68 сумнан түли иде. Быелдан әлеге бәяләмә 152 сум тәшкил итә. Шулай итеп, ике бүлмәле стандарт фатирга гомуми салым суммасы 204 сумнан 456 сумга җитте.

Инде өч бүлмәле фатирга салым суммасын исәплик. Моңа кадәр галәнең һәр әгъзасы елына 100 сум салым түли иде. Быелдан квитанцияләрдәге сумма 308 сум тәшкил итә. Шулай итеп, өч бүлмәле фатирга гомуми салым суммасы 300 сумнан 924 сумга җитте.

Хәер, халык кинәттән генә куркып калмасын диптер, салым инспекциясе хезмәткәрләре шунда ук тынычландырырга ашыга. Имеш, салым суммасы акрынлап артачак. Гадирәк итеп әйткәндә, 2016 елда салым сумммасын - 20, 2017 елда - 60, 2018дә - 80%ы күләмендә, ә 2019дан башлап тулысынча түлиячәкбез. Шул рәвешле, ел саен салым суммасы үсә барачак. Салым калькуляторында әлегә аның күләмен 2016 ел өчен генә исәпләп була.

Күчемсез милек өчен салым түләү вакыты 2016 елның 1 декабреннән башлана. Агымдагы елдан башлап физик затлар салым салынган объектларның барысына да - күчемсез милеккә, транспорт чараларына, җир участокларына - бер уведомление алачаклар.

Салымнар арта, ә хезмәт хаклары һаман да бер дәрәҗәдә кала бирә. Гаилә бюджетының кайсы өлешен "кисәргә" тиеш була соң стандарт эшче гаиләсе? Балаларының ашавын да кыса алмый, киемнәре дә тузып тора. Аксап-туксап эшләгән КАМАЗ заводларында уртача хезмәт хакы бүген 12 меңгә дә тулмый. Яңа кануннарны гамәлгә кертер алдыннан, гади халыкның яшәү дәрәҗәсе хакында да уйлансын иде хөрмәтле депутатларыбыз.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев