Шəhри Чаллы

Стипендия дә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә артачак

Студентларның стипендиясе, инфляцияне искә алып, 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

Ул депутатларны 2018 елга һәм 2019-2020 ел план өлешенә бюджет проекты белән таныштырды. Аның сүзләренчә, стипендияләр артуы 2018 елның 1 сентябреннән планлаштырыла. Моннан тыш, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә 4 процентка артыр дип көтелә. «Калган чыгымнар исә 2017 ел дәрәҗәсендә калачак», - диде урынбасар.
http://tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: