Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Штраф түләмәүче машина йөртүчеләргә көн бетә

Инспекторлар закон бозучыларга ныклап тотынды.

Юл кагыйдәләрен бозып, административ штраф алган машина йөртүчеләр хәзер игътибар үзәгендә. Чаллы инспекторлары суд приставлары белән берлектә аларга карата җитди эш алып бара. Дөресрәге, автомобильләренә арест сала башлады. 

Шундый бер очрак шушы көннәрдә теркәлде. ЮХИДИ хезмәткәрләре “Лада Гранта” автомобилен штраф стоянкага озатты. 46 яшьлек машина йөртүченең 64 мең сумга якын штрафы җыелган. 

Исегезгә төшерәбез, юл кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф 60 көнгә кадәр түләнелергә тиеш. Озакка сузып йөрсәң, ике тапкыр күбрәк исәпләнәчәк, я булмаса 15 көн арест яный, яисә 15 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган. 20 көн эчендә түләсәң, штрафның яртысы гына исәпләнә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ рейд операция