Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Студент әти-әниләргә 100 мең сум бирәләр

Башкортостан республикасы Хөкүмәте 2017-20 елларда туучылар санын арттыру максатыннан өстәмә чаралар планын раслады. Аның нигезендә, студент һәм көндезге бүлектә укучы аспирантларга, бала туган очракта, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләү булдыру тәкъдим ителә.

Шулай ук, балалары булган студент гаиләләренең пособие күләмен 250 сумнан аена 3000 сум итү мөмкинлеге карала. Моннан тыш, яшь ярымнан өч яшькә кадәр сабыйлары булган күпбалалы гаиләләрнең айлык пособие күләмен арттыру мәсьәләсе дә хәл ителә.

Әлеге чаралар соңгы ике елда яңа туган сабыйларның саны кимүгә бәйле. Халыкның табигый үсешенә карамастан, 2015 елда, аннан алдагы елдагы белән чагыштырганда, туым 1211 балага азрак булган. Ә инде былтыр кимү алдагы елга карата 5,7 процент тәшкил иткән. Агымдагы елда да әлеге тенденция саклана, дип хәбәр итә http://kiziltan.ru сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев