Шəhри Чаллы

Студентлар кайта

Россиянең 5 дистәләп югары уку йорты Төркия университетлары һәм институтлары белән килешүләрне өзгән. Төркиядә белем алучы Россия студентлары туган илгә кире кайтарыла. Әлеге республикага академик алмашулар программасы буенча белем эстәргә китүчеләрнең барысын да мөмкин кадәр тиз арада кире кайтару күздә тотыла. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр,...

Россиянең 5 дистәләп югары уку йорты Төркия университетлары һәм институтлары белән килешүләрне өзгән.

Төркиядә белем алучы Россия студентлары туган илгә кире кайтарыла. Әлеге республикага академик алмашулар программасы буенча белем эстәргә китүчеләрнең барысын да мөмкин кадәр тиз арада кире кайтару күздә тотыла. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза "Русская служба новостей". Шул ук вакытта Төркиянең Россиядәге студентларына мөнәсәбәттә бернинди чикләүләр булмаячагы турында билгеләп үтелә. Моннан тыш, Россиянең 5 дистәләп югары уку йорты Төркия университетлары һәм институтлары белән килешүләрне өзгән.

Искәртеп үтик: ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр Төркия Хәрби-һава көчләренең 24 ноябрьдә Россиянең заданиедән кайтып килгән "Су-24" бомбардировщигын Сүрия территориясендә бәреп төшерүеннән соң кискенләште.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: