Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Студентларны наркотикларга тикшерү мәҗбүри булачакмы?

Әлегә кадәр ул аларның үз теләкләре белән генә үткәрелә иде.

Әлегә кадәр ул аларның үз теләкләре белән генә үткәрелә иде.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы гомуми һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә, шулай ук югары уку йортларында наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануны ачыклау максатыннан мәҗбүри профилактик медицина тикшеренүләре үткәрергә тәкъдим итә.

Әлеге ведомство хәбәр итүенчә, башлангыч химик-токсикологик тикшеренүләр каннабиноидлар, опиатлар, кокаин, метадон, барбитуратлар, фенилалкиламиннар, синтетик катиноннар һәм бензодиазепиннарга үткәреләчәк.

Әгәр профилактик тикшеренү уздыра торган табиб-психиатр-нарколог укучының наркотик куллануын ачыкласа, анализлар химик-токсикологик лабораториягә тапшырылачак.

Сәламәтлек саклау министрлыгының наркотикларга мәҗбүри медицина тикшеренүе кертү турындагы тәкъдименә Мәгариф министрлыгы комментарий биреп, мондый чараларның 2014 елдан башлап оештырылуын һәм ул укучылар һәм студентларның үз теләкләрен исәпкә алып үткәрелүен белдерде.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/studentlarny-narkotiklarga-tiksher-m-b-ri-bulachakmy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев