Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Су эчсәң, җыерчыклар тиз чыкмый

Эш эшләгәндә яки телевизор караганда да һәрвакыт яныгызда шешә белән су торсын.

Су нормасын тәүлек дәвамында бертигез бүләргә кирәк. Кыска вакыт эчендә организм зур су күләме кабул итә икән, ул бавыр, ашказаны өчен дә авыр була. Көн дәвамында берничә тапкыр су эчүне гадәткә кертегез. Мәсәлән, иртән уянганнан соң, берәр кая барганда, йоклар алдыннан һ.б. Бәдрәфкә барган саен берәр стакан чиста су эчеп, организмны тулыландырып торырга тырышыгыз. Эш эшләгәндә яки телевизор караганда да һәрвакыт яныгызда шешә белән су торсын – ике-өч йотым булса да эчеп куярсыз.️

Аз-азлап көненә ике-дүрт стакан су эчәргә гадәтләнсәгез, чәй яки кофе эчү теләге дә юкка чыгар, үзегезне җиңел һәм рәхәт хис итә башларсыз. Су эчкән кешенең битендә җыерчыклар да тиз генә килеп чыкмый, чирләргә дә бирешми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев