Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Су ваемсызлыкны гафу итми...

Ямьле җәйне кайсыбыз гына көтеп алмый икән. Ә эссе көннәрдә елга, күл буйларыннан да рәхәтрәк урын юк. Берәүләр кызына, икенчеләр хозурланып су коена. Тик сулыклардагы ял күңелле истәлекләр генә калдырсын өчен, һәркемнән саклык таләп ителүен, бигрәк тә балаларга карата игътибарның катгый булырга тиешлеген онытмасак иде. Ни кызганыч, шушы көннәрдә Карелия...

Россиянең яшәү рәвеше шулай, күрәсең, бәхетсезлек очрагы булгач кына чаң кагарга тотынабыз. Бу юлы да һәлакәт булуга, дәүләт дәрәҗәсендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү тиешлеге турында "искә төшердек". Бүгеннән илебезнең бөтен төбәкләрендә, шул исәптән, Татарстанда һәм Чаллыда балалар ял итә торган лагерьларда катгый тикшерүләр башланды. Ә моңа кадәр нишләп шулай җентекләп тикшерелмәгән соң алар? Тиешле коткару чаралары белән тәэмин ителмәгән, хәтта ашау һәм яшәү шартлары стандарт таләпләргә җавап бирмәгән Карелия лагерен кем шушы хәлендә кабул итеп алган? Ни өчен бернинди әзерлеге булмаган җирле мәктәп укучыларына 12-15 яшьлек балалар язмышын ышанып тапшырганнар? Шторм буласын кабатлап кисәтүгә карамастан, оештыручылар ни өчен балаларны хәвефле сәяхәткә чыгарып җибәргән? Нәтиҗәдә, 26 бала утырган ике көймә дә әйләнеп капланган, 13 бала һәм бер инструктор салкын суда батып үлгән. 18 июнь көнне Мәскәүдән Карелиядәге Сямозеро күленә көймәләрдә һәм салларда сәяхәткә чыккан 51 кешедән башкалага 37 се генә исән-имин әйләнеп кайтты.

Авыр хәлдәге 5 баланың гомере өчен табиблар көрәшә. Бүгенге көндә "Куркынычсызлык кагыйдәләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бәхетсезлеккә дучар булган гаиләләргә 1 млн сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта Карелия республикасы башлыгы Александр Худилайнен хәбәр итте. Әмма газиз балаларын югалткан әти-әниләрнең хәсрәтен миллионнар белән генә акларлыкмы соң?!

Кайчан үз тормышыбыз, балаларыбыз өчен Җаваплылык кодексы чын-чынлап гамәлгә керер, өлкәннәрнең үзаңын ныклап уятыр? 1 июньнән Татарстанда су коену сезоны ачылырга өлгермәде, елга күлләрдә суга батып үлү очраклары теркәлә башлады. Сәбәпләре төрле: кемдер рәсми төстә рөхсәт ителмәгән урында коенган, икенчеләрен, салкын суга керүгә, көзән җыерган, янәшәдә ярдәм кулы сузучы булмаган. Өченчеләре исерек килеш су коенырга ниятләгән. Әйтик, 11 июнь көнне Казанның Идел буе култыгында су коенган 1966 елгы ир-атның гомере өзелде. Шул ук көнне Тәтеш районында ике балыкчы бәхетсезлеккә дучар булды. Көймәләре каплану сәбәпле, берсе вафат булды.

Су бит ваемсызлыкны гафу итми. Бу эссе көннәрдә елга, күл буйлары халык белән кайнап тора. Бала-чага чыр-чу килеп су коена. Әти-әниләрне, балагызны секундка да күз уңыннан җибәрмәгез, дип искәртеп торуга карамастан, балалар арасында су корбаннарының саны кимеми. Статистика рәхимсез: соңгы 4 көндә генә Татарстанда 4 бала батып үлде.

16 июнь көнне Питрәч районының Кулаево урта мәктәбе укучысы 14 яшьлек Саша Конов батып үлде. Мишә елгасында ярдәм сорап кычкырган 9 яшьлек малайны коткарырга дип, суга сикерә ул. Теге бала чытырдап ябыша һәм аны ярга таба сөйрәгән Сашаның тәмам хәлен ала. Ул арада ике егет малайны тартып чыгаралар, ә Сашаны коткарырга өлгермиләр. Шулай итеп, үзен аямыйча ярдәмгә ташланган яшүсмер суга тончыгып үлә. Ә бит теге баланы әти-әниләре күз уңыннан җибәрмәгән булса, Саша бүген исән булыр иде...

Шулай ук өлкәннәрнең ваемсызлыгы аркасында, 17 июньдә Арча районындагы Чиканас авылы буасында 8-9 яшьлек ике малай шундый ук хәлгә тарыды. Ата-ана өчен нинди олы хәсрәт!

18 июньдә тагын бер бәхетсезлек очрагы хакында Яңа Чишмә районындагы Ленино авылыннан хәбәр иттеләр. Чишмә елгасы аша салынган күпердән велосипедта барган мәлгә, 10 яшьлек малай суга егылып төшә. Янәшәдә генә ярдәмгә килүче булмый, бала батып үлә.

19 июнь көнне Мөслим районында Ык елгасында су коенырга киткән 16 яшьлек егетнең гәүдәсе әле дә табылмаган. Шушы ук көнне Чаллының Елга порты зонасында Йошкар-Оладан кунакка килгән 22 яшьлек кызның гомере өзелде. Сәбәбе: йөзә белмәгән килеш матраска ятып, ярдан ерак киткән. Ә матрасы әйләнгәч, дуслары ярдәмгә килеп өлгермәгән.

Күпме аяныч үлемнәр! Күпме гаиләләргә бәхетсезлек, хәсрәт килгән. Ә бит елның-елында мәктәпләрдә балалар һәм әти-әниләр белән аңлату эшләре алып барыла, сулыкларда үз-үзеңне дөрес итеп тоту кагыйдәләре җентекләп җиткерелә. Массакүләм мәгълүмат чараларында да бу хакта кабат-кабат искәртелә. Тик, ни кызганыч, "ишетмибез", кемгәдер килгән хәсрәт безне урап үтәр, минем гаиләгә кагылмас, дип уйлыйбыз. Игътибарлырак, җаваплырак булсак, яшь гомерләр дә болай күпләп өзелмәс иде. Тагын бер кат белгечләр, коткаручылар киңәшенә колак салыйк.

Тиешле куркынычсызлык чаралары белән җиһазланган, штатында коткаручылар булган, санитария-гигиена таләпләре төгәл үтәлгән урыннарда гына су коеныгыз. Бу нисбәттән, безнең шәһәрдә бар яктан да тикшерелгән һәм уңай бәя куелган "Сандали" һәм "Урман әкияте" ял базасындагы пляжлар үрнәк итеп куела. Моңа кадәр бик күп кисәтүләр алган ГЭС бистәсендәге пляж да, ниһаять, чистартылып, тиешле ял итү чаралары белән җиһазланды. Иң мөһиме, куркынычсыз су коену урыны буларак, рәсми рөхсәт алды. Сак хезмәте штатын булдыру моңа анык дәлил.

Тагын бер кат искәртәбез: пляжга килү белән, суга ташланырга ярамый. Температураның кискен үзгәрүе кан тамырлары кысылуга китерергә мөмкин. Таныш түгел сулыкларда тирәнгә чуммагыз! Аның төбендә очлы зур ташлар, тимер-томыр калдыклары һ.б. булырга мөмкин. Су төбенең ләмле, баткак булуы да йөзә белмәүчеләр өчен гаять куркыныч. Йөзә белмисез икән, тирәнгә кермәгез, балаларыгызны да үзегездән еракка җибәрмәгез. Эчәсе килүне басам дип, бер генә кружка сыра да эчмәгез. Алкоголь хәрәкәт координацияләрен чикли, контрольне какшата. Коенганда тәнегезне аз гына көзән җыера башлауны сизүгә, судан чыгыгыз. Су коену костюмына булавка тагу гадәтенә өйрәнегез: көзән җыерган урынга очлы әйбер белән чәнчү күпме кешеләрне суга батудан коткара! Су коенып кайтканнан соң, душ астында коеныгыз. Авыз эчен, тамак төбен чайкарга, борын һәм колак эчләрен яхшылап юарга онытмагыз!

Җәйләребез ямьле, имин үтсен, гаиләләребезгә хәвеф- хәсрәт килмәсен дисәк, җаваплырак булыйк!

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев