Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суар посёлогында көтелмәгән вакыйга

«Моңа хәтта өметләнмәгән идек», - ТОС рәисе Әнвәр Таһиров.

Суар посёлогында яшәүче балалар мәктәпкә яңа юлдан йөриячәк. Посёлоктан Сидоровка бистәсендәге 9нчы мәктәпкә кадәр ике полосалы юл сала башладылар. Киләсе елда җәяүлеләр өчен тротуар ясаячаклар.

"Мондый яңалыкны ишетергә өметләнмәгән дә идек. Зур сөенеч. Балалар җимерек юллардан йөреп укыдылар. Посёлокта ике инвалид бала тәрбияләүче Екатерина Тихонова юллар сорап Казанга еш хатлар юллады. Балалары коляскада бит. Авыр. Күрәсең, аның хатына игътибар иткәннәр. Хәзер юл салалар. Эшләр кайный", - ди "Суар" җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Әнвәр Таһиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев