Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суд Азюрка мәктәбендә яулык ябуны тыюны канунсыз дип таныды

Мордовия мәхкәмәсендә "яулык эше"ндә укытучылар җиңде. Азюрка укытучыларының дәгъвалары өлешчә канәгатьләндерелде. Мәктәптә яулык ябуны тыю фәрманы һәм укытучыларга кисәтүләр канунсыз дип табылды. 28 март Мордовиянең Ромодан районы мәхкәмәсе Азюрка урта мәктәбе укытучыларының дәгъваларен өлешчә канәгатьләндерде. Мәктәптә укытучыларга яулык ябуны тыю һәм аларга чыгарылган кисәтүләр канунсыз дип танылды. Укытучыларга рухи зыян...

Мордовия мәхкәмәсендә "яулык эше"ндә укытучылар җиңде. Азюрка укытучыларының дәгъвалары өлешчә канәгатьләндерелде. Мәктәптә яулык ябуны тыю фәрманы һәм укытучыларга кисәтүләр канунсыз дип табылды.

28 март Мордовиянең Ромодан районы мәхкәмәсе Азюрка урта мәктәбе укытучыларының дәгъваларен өлешчә канәгатьләндерде. Мәктәптә укытучыларга яулык ябуны тыю һәм аларга чыгарылган кисәтүләр канунсыз дип танылды. Укытучыларга рухи зыян өчен компенсация түләү таләбе кире кагылды. "Ләкин бу принципиаль таләп түгел иде, без теләгән сумма да күп булмады - бишәр мең сум гына", дип белдерде укытучылар адвокатларының берсе Руслан Нәгыев.

Билгеле булганча, элегрәк Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбе укытучыларын, яулыкларын салмаган очракта, эштән куу белән янадылар. Хәтта ике укытучыны "үз теләкләре белән" дип эшләреннән алдылар.​

Февраль башында мәктәпнең 13 укытучысы уку йорты мөдире Вера Липатованы мәхкәмәгә шикаять итте. Алар Липатованың яулык бәйләүне тыю турындагы карарын гамәлдән чыгаруны, үзләренең хокуклары торгызылуны һәм бишәр мең сум (һәркайсына) компенсация түләнүен таләп итте. Липатова мәхкәмәгә шикаятьтән соң яулык бәйләүне тыю турындагы карарыннан баш тартты. Мәктәп җитәкчелеге яулык тыю карарын үзгәртсә дә, ул тыю карары дөрес булган дип саный.

Мәктәп җитәкчелеген яклаган адвокат Нина Любишкина әйтүенчә, мәктәп мөдире Липатованың яулыкны тыю карарын үзгәртүе аның укытучылар дәлилләре белән килешүеннән түгел, ә барлык мәктәп документлары белән танышып өлгермәүдән, чөнки ул бу вазифага ул 2016 елның 22 декабрендә генә керешкән. "Ул карарны үзгәртеп ашыккандыр", диде Любишкина.

Руслан Нәгыев та укытучылар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итмәсә, мәктәп җитәкчелеге яулык тыю турында фәрманны гамәлдә калдырыр иде дип саный. "Мәктәп карарны үзе үзгәртте, ләкин бу мәхкәмә утырышлары башлангач кына булды. Күрәсең, мәхкәмә алар ягында булмауны аңлаганнардыр. Җитәкчелек моны үз йөзен саклап калыр өчен эшләде", дигән адвокат "Idel.Реалии"га. Мәхкәмә бүген карарның резолюция өлешен укыган, карар үзе 31 мартта әзер булачак. Аны шикаять итү-итмәү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев