Судья 12нче каттан егылып төшеп үлгән
Яңалыклар тасмасы

Судья 12нче каттан егылып төшеп үлгән

Әлеге хәл буенча тикшерү эшләре алып барыла.

Башкалабыз Казанда фаҗигале хәл: Киров район судында эшләгән федераль судья 8 июнь төнендә һәлак булган. 

Аның гәүдәсе үзе яшәгән Ямашев проспектындагы йорт янында табылган. Беренчел мәгълүматларга караганда, 42 яшьлек хөкемдар 12 нче каттагы фатирының тәрәзәсеннән егылып төшкән. 

Фаҗиганең шартларын, сәбәпләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре  тикшерә.   Узган җәйдә ир-ат судья итеп билгеләнгән булган. Ул административ һәм гражданлык мәсьәләләре буенча эшләгән. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


иминлек сак фаҗига үлем-китем

Нет комментариев