Шуганда имгәнмәгез
Яңалыклар тасмасы

Шуганда имгәнмәгез

Түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.

Кыш көннәрендә боз тауларыннан тюбинг, чана, “ледянка”ларда шуу җитди имгәнүләр, кайчагында бәхетсезлек очраклары белән дә тәмамлана. Шуңа күрә таудан исән-сау кайту өчен хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

* Кечкенә  балаларны тюбингта шуарга үзләрен генә җибәрмәгез.

* Тауда аларны күздән ычкындырмагыз. Башта үзегез шуып карагыз, ышанычлы булганда гына балага шуарга рөхсәт итегез.

* Шуу өчен махсус җиһазландырылган урыннарны сайларга кирәк.

* Урмандагы яки парктагы тауларга бармагыз.

* Тюбингта шуу өчен тау битенең тигез булуы шарт, анда кар көртләре, агачлар, корылмалар, трамплиннар булырга тиеш түгел.

* Шуны исегездә тотыгыз: тюбинг белән идарә итеп булмый, таудан төшкәндә ул тизлекне тиз җыя, ә бәрелешләрдән котылу өчен аннан төшеп калып булмый.

* Шуу өчен сөзәк тауны сайлагыз.

* Саклану чараларын, ышанычлы җиһазларны гына кулланыгыз.

* Тюбингта күбәү шумагыз. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Тау шуу Тюбинг Иминлек

Нет комментариев