Шəhри Чаллы

Сугыш хатирәләре әле дә хәтердә

Шәһәр картиналар галерясендә "Музейлы яз - 2017" акциясе һәм Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан РСФСРның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының мактаулы гражданины Гөлсабирә Хәкимова белән очрашу булды.

Гөлсабирә Мәхмүт кызы Чаллыда билгеле шәхес. Ул шәһәребездәге бик күп мәдәният оешмаларын, шул исәптән картиналар галереясен дә, ачуга үзеннән зур өлеш керткән җитәкче. Балачагында ул опера театры артисты, биюче яисә скрипкачы булырга хыялланган. Ләкин дәһшәтле Бөек Ватан сугышы аның барлык планнарын үзгәртә. Хәер аның балачак хыялы барыбер тормышка аша: ул талантлы режиссер буларак, үзенең сәхнә осталыкларын дәүләт хезмәтендә куллана. Аның балачагы, яшьлеге, Минзәлә һәм Минзәлә районында үтте, ә калган гомере Чаллы белән бәйле.

Гөлсабирә сәнгатькә гашыйк Мәхмүт белән Сания гаиләсендә туа. Бу гаилә данлыклы: Сания 7 яшеннән атаклы татар бае Хәлфиннарга хезмәт иткән, Мәхмүт кечкендән скрипкада уйнарга яраткан. Армиядә дә кулыннан музыка коралларын төшермәгән. Аннан соң Татарстанның күренекле шәхесләре белән аралашкан. Республиканың күп районнарында тынлы оркестр оештырып, халыкны сәнгатькә тарткан. Байлар Сабасында халык йортында (элек клубларны шулай йөрткәннәр) эшләгәндә аның янына чабата киеп бер егет килгән, үзенең уйныйсы килүен әйткән. Мәхмүт аңа кларнет тоттырган. Бу Хөснулла Вәлиуллин булган. Соңрак ул Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты дәрәҗәсенә ирешкән.

Казанда Мәхмүт абый Салих Сәйдәшев белән очрашып, композитор аңа Кызыл Армия маршын биргән.

Татарстан районнарында йөреп кайткач, гаилә Минзәләгә кайтып урнаша. Мәхмүт биредә тынлы оркестрны яңарткан, педагогия училищесында укыткан. Мандолинада уйнарга өйрәткән. Мәхмүт Гөлсабирәнең дә скрипкачы булуын теләгән. Мәктәптә укыганда ук кызы бию дәресләренә йөргән, музыка уен коралларында уйнаган. Аннары педагогия училищесына укырга кергән.

Тормыш шулай үз көенә барганда Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елның 1 сентябрендә студентлар тизәйтелгән программа буенча укып укытучы булалар. Минзәләгә бер-бер артлы берничә балалар йорты, госпитальләр күчерелә, төрле төбәкләрдән эвакуацияләнүчеләр килә. Алар арасында күренекле музыкант Вельтман да була. Мәхмүт кызын аңарда укыта. Гөлсабирә шул укытучы аша Мәскәү консерваториясе профессоры, совет скрипка мәктәбенә нигез салучыларның берсе Давид Ойстрахны белә. Вельтман Ойстрахның скрипкасында Гөлсабирәне дә уйната. Кызның уйнавы белән укытучылары да, әтисе дә горурлана. Сугыштан соң да Гөлсабирә әтисен үзенең яраткан уен коралында уйнап сөендергән.

Сугыш елларында Гөлсабирә Вахитов исемендәге мәктәптә пионер вожатый, урыс һәм немец теле, физкультура, җыр дәресләре укыта. Аннары 4 ел хәрби хезмәт нигезләрен төшендерә. Комсомолның район комитеты секретаре булганда үз алдына ике максат куя: беренчесе, яшьләрне комсомол билеты белән фронтка озату. Икенчесе, солдат хатыннарының тормышы белән танышу. Максатларына ирешү өчен алны-ялны белми эшли. Ул вакытта Минзәлә районында 40 авыл була. Гөлсабирә бу авылларны 4 тапкыр җәяү йөреп чыга.

1941 елның 8 ноябрендә Минзәләгә 1000гә якын курсант килә. Алар арасында Татарстанның язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Муса Җәлил дә була. Биредә ул "Хат ташучы", "Чишмә", "Зәйтүнә" әсәрләрен яза. 1942 елда Җәлил җәяү Әгерҗе станциясенә, аннан фронтка китә. Минзәлә герой шагыйрьнең Туган илендә соңгы тукталышы була. Гөлсабирәнең дә фронтка китәсе килә, әмма җибәрмиләр.

1944 елда аны Казанга партия мәктәбенә укырга җибәрәләр, Җиңүне ул шунда каршылый. Партия мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Комсомолның өлкә комитетында эшләгәндә авылларны тергезүгә, Минзәләдә мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертә. Сәнгать әһелләре Хөснулла Вәлиуллин, Рөстәм Яхин, Заһид Хәбибуллин, Сара Садыйкова, Җәүдәт Фәйзи һәм башкалар биредә еш була.

Тыл ветераны Гөлсабирә Хәкимова 10нчы дистәне вакласа да үзенең тормышындагы әлеге эпизодларны очрашуга килгән укучыларга мавыктыргыч итеп сөйләде, бүгенге матур тормышның кадерен белергә чакырды. 7нче мәктәп укучылары Муса Җәлилне фронтка озатуга багышланган күренешне уйнап күрсәттеләр. Ә галереянең фондларны саклаучысы Әлфия Гарипова Муса Җәлилгә багышланган картиналар турында сөйләде. Очрашу дустанә шартларда үтте.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: