Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сукбай этләр ташланмасын дисәгез

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев паркларда, мәктәп яннарында сукбай этләрне ашатмаска чакырды.

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хуҗасыз хайваннар мәсьәләсен күтәрде. Ул моны халыктан мөрәҗәгатьләр арту белән аңлатты. Сукбай этләр тешләсә, җитди авырулар килеп чыгарга мөмкин. «Котыру – бик куркыныч чир. Шәһәрдә хуҗасыз хайваннарны зарарсызландыру юнәлешендә эшне көчәйтергә кирәк», – диде ул. 
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Чаллыда барлыгы 1501 хуҗасыз хайван тотылган. Аларның 1033е стерильләштереп кире җибәрелгән. «Кызганыч, 20сен саклап калып булмады», – диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. Ул шәһәр халкын иҗтимагый киңлекләрдә һәм мәгариф учреждениеләре яннарында сукбай этләрне ашатмаска чакырды.
«Бу бәхетсезлек белән тәмамланырга мөмкин», – дип кисәтте җитәкче.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев