Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машина суыкта бензинны артык яндырмасын өчен нишләргә?

Белгечләрнең киңәшләренә колак салсагыз, машинагыз үзегезне артык борчымас.

Кыш көне ягулыкны сакчыл файдалану өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк. 

- Двигательне озак җылытмагыз. Машинаны кардан чистартканда эшләп торуы да җитә. Кузовтан бөтен карны да чистартып бетергез, шул очракта автомобиль җиңелрәк була, җилгә каршы торуы да кими. Хәрәкәт итә башлагач та бик тиз куып китәргә киңәш ителми.

Машинаның шиналарында басымын тикшереп тору да мөһим, чөнки салкында ул кими. Һавасы чыккан тәгәрмәчтә йөрү, шулай ук, ягулык күп сарыф ителүгә китерә.

Бензин янга калсын өчен, машинага махсус автоҗәймә ябарга да була. Бу япма транспорт чарасы артык суынмасын һәм двигатель тизрәк җылынсын өчен кулланыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина