Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Свердловск өлкәсендә юл һәлакәтендә зыян күргән алты кеше дә Чаллыда яшәүчеләр булган

Кичә Пермь – Екатеринбург юлының 288 чакрымындагы һәлакәт фаҗига белән тәмамланган.

Свердловск өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән алты кеше дә Чаллыда яшәүчеләр булган. Бу турыда Свердловск өлкәсенең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
“Кичә Пермь – Екатеринбург юлының 288 чакрымында “Опель” автомобиле йөртүчесе билгесез сәбәпләр аркасында каршы як полосага чыккан һәм "ГАЗель" микроавтобусы белән бәрелешкән. Һәлакәт аркасында җиңел машинаның пассажиры үлгән. Автобусның йөртүчесе һәм биш пассажиры төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган. Зыян күргән кешеләрнең барысы да Чаллыда яшәүчеләр булган”, - диелгән Дәүләт автоинспекциясе хәбәрендә.
Сишәмбе, 19 февральдә иртән иртүк “ГАЗель” Екатеринбургтан Чаллы ягына хәрәкәт иткән. Салонда йөртүчедән кала, биш пассажир да булган.
“Татар-информ” агентлыгы кичә Пермь – Екатеринбург юлында Түбән Серьга тирәсендә “Опель” каршы як полосага чыккан һәм Татарстаннан килгән “ГАЗель” микроавтобусы белән бәрелешкән дип хәбәр иткән иде.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/20/181254/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев