Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Свердловск өлкәсенең Кушва шәһәре укучысы куллары эшләмәгән кешеләр өчен “тычкан” уйлап тапкан

Сергей Халявин Кушва шәһәренең 1 нче мәктәбендә укый. Мондый тычканны уйлап табу өчен аның куллары параличланган дусты этәргеч булган. Сергей бу проект өстендә технология укытучысы Оксана Фирсова белән бергә бер елга якын эшләгән. Махсус компьютер тычканын эшләр алдыннан, ул иске тычканны сүткән һәм җәйге аяк киемен табып алып, механизмны шуңа...

Сергей Халявин Кушва шәһәренең 1 нче мәктәбендә укый. Мондый тычканны уйлап табу өчен аның куллары параличланган дусты этәргеч булган.

Сергей бу проект өстендә технология укытучысы Оксана Фирсова белән бергә бер елга якын эшләгән. Махсус компьютер тычканын эшләр алдыннан, ул иске тычканны сүткән һәм җәйге аяк киемен табып алып, механизмны шуңа тоташтырган.

Сергей Халявин киләчәктә тычканны камилләштерергә - аны чыбыксыз итеп ясарга тели. Куллары эшләмәгән кешеләр өчен тычкан бик нык материаллардан ясалган.

Гадәти булмаган проект өчен Сергей Мәскәүдәге "Архимед" Уйлап табулар һәм инновацион технологияләр халыкара салонында көмеш медальгә лаек булган.

http://www.tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев