Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Светлана Карпова: «Хәрбиләр 6 яшьлек малайны эзләп таптырды»

Хәрбиләргә оеклар бәйләп җибәрүче төркем җитәкчесе кызыклы мизгелләре белән уртаклашты.

Яңа елга җеп бүләк итсеннәр иде!

Светлана Карпова турында газетада язып чыккан идек инде. Бу юлы да героема әйләнеп кайтырга булдым. Интернетта аның “Теләкләр чыршысы” фотосы астына “Мондый чыршы кайда урнаштырылган микән? Минем дә Кыш Бабайдан бәйләм җепләре сорыйсым килә” дип язуы игътибарымны җәлеп итте. Андый чыршы Чаллы хакимиятендә. Физик мөмкинлекләре чикле, мохтаҗ гаиләләрдә һәм приютта тәрбияләнүче балалар өчен ул. Бик кирәк гамәл. Җитәкчеләр, депутатлар аның ярдәмендә бик күп балаларның теләк-хыялларын тормышка ашыра. Светлана Карпова бу мәгълүматны укыгач, үзе дә сизмәстән хыялын язып куя. Ул 3 ай буе игелекле кул осталары белән  солдатлар өчен оекбашлар бәйли. Әлеге изге эштә әнисе Фатыйма Ситдыйкова да катнаша. Бу эш бертуктаусыз, тәүлекләр буе бара. 

“Вакытны йокыга әрәм итмим” 
Төнге сәгать 1. Дүрт бала әнисе ашыга-ашыга оекбаш бәйли. Балаларын кайгыртучы нинди олы йөрәкле ана кеше диярсез! Юк ла... Төнге йокысын калдырып, Светлана Карпова хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр өчен тырыша. Атна азагына кадәр бәйләнгән оекбашларны җыеп, пакетларга тутырып ерак юлга озатырга кирәк. Йоклап ятсаң, күпме эш кала бит!
Бер сәгатемне дә әрәм итмим. Машинада барганда да, ирем янында үзем сөйләшәм, үзем бәйлим. Кыш җитте. Мобилизацияләнгән ир-егетләребез өши торганнардыр.  Тизрәк өлгертергә кирәк, - ди.
Тизрәк һәм күбрәк. Әлеге максатны ул Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәч куя. Социаль челтәрләрдә “Дарим тепло Набережные Челны” төркемен булдыра. Хәзер ул  800дән артык кул остасын берләштерә. Кем генә колак салмады аның чакыруына!  Пешекчеләр, юристлар, укытучылар, хәтта машинист та бар арада... Бер-берсенә бөтенләй таныш булмаган кешеләр хәзер иң якын дусларга әйләнде. Һәркайсы өендә оекбаш бәйли. Ике атнага бер 15-20 кеше Светлананың фатирына алып киләләр. 
Һәр очрашуда 300 пар оекбаш җыябыз. Бу бик күп. Берәүләр аерым пакетларга тутыра, икенчеләре размерларын язып тора. Гөж киләләр. Шунда ук кызлар  кулларыннан бәйләмен төшерми. Хәтта чәй эчкәндә дә.

“Безнең җан җылыбызны тойсыннар әле”
Солдатларга оекбаш бәйләүче хатын-кызлар янына шулай бер вакыт махсус хәрби операциядән кайткан Чаллы егете Динар килеп керә. Ул бер кыз белән бергә укыган булган. Кул осталары “Аһ!” килә. “Сәхнә йолдызын күрсәләр дә, ул кадәр сөенмәсләр иде”, - дип искә ала Светлана. 
- Безнең җан җылыбызны той әле дип, бер-бер артлы кочаклыйлар. Динар моның кадәр игътибар буласын хәтта күз алдына да китермәгәндер. Йөзеннән елмаю төшмәде.  
Ул көнне егет 3 сәгать буе игътибар үзәгендә була. Хәрби операциядә күргәннәре, кичергәннәре турында сөйли. Кул осталары тын да алмыйча тыңлыйлар. Шунда Динар кызларның хезмәте өчен дә рәхмәтен белдерә.  
Беләсезме, алар без бәйләгән оекбашларны “безнең кызлар бәйләгән бит” дип, сөенеп кия икән! Кибетнекенә караганда күпкә җылырак дип. Кимендә 2-3 пар кирәк ди. Берсен киптергән арада, алмашын киеп куяр өчен. Өчбармаклы бияләйләр дә сорыйлар. Аның сүзләре күңелебезгә май булып ятты. Канатланып киттек. Безнең хезмәтебез юкка түгел икән, - ди Светлана Карпова.
Солдатлар күңелен балалар хатлары да җылыта. Хәрбиләр аны шулкадәр яратып укыйлар ди, хәтта кайберләре күз яшьләрен тыя алмыйлар ди. Хатларны кат-кат укыйлар,  түшләрендә саклап тоталар. Бала куллары белән язылган теләкләрне күңелдән кабатлап йөриләр икән.   
Мондый очрашу безнең өчен бик кирәк иде, ди Светлана. Чөнки соңгы вакытта социаль челтәрләрдә бәйләнгән оекбашларның солдатларга барып җитмәве турында имеш-мимешләр күп йөри башлады. 
Кызларымда шик уянды. Динар белән күреп сөйләшкәч, тынычландык. Кайберәүләр тагын да ашыгыбрак бәйли башлады.
Светлананың кызлары Динарга Татарстан һәм Россия флагы белән оекбашлар бүләк иткән. Салкында җылыда йөре әле дип, бияләй белән снуд та биргәннәр. 
Монысы бу егетләргә, тегесе – боларга дип, бергә хезмәт итүче дус-ишләренә дә оекбашлар җыя. Үзенекеләрен кайгырта. Үзе Чаллыда, күңеле белән хәрби дуслары янында! Тукта әле, хәрби операциягә китәм дигәндә, әйтерсең, бөтенесен дә төяп җибәрербез дибез. Үзең белән күпме алып китә аласың, шуның кадәр тутырырбыз дип вәгъдә иттек.  
Сүз уңаеннан, Светлананың үзенең дә икетуган абыйсы өлешчә мобилизацигә эләкте. Ул Казанда хәрби өйрәнүләрдә. Шушы көннәрдә махсус хәрби операциягә озатылачак икән. 

6 яшьлек малай хаты
Сентябрь аеннан башлап кул осталары 1300 пар оекбаш бәйләгән. Аннан башка күпме башмак, бияләйләр! Хәтта снуд, балаклавалар да бар. Әмма иң зур ихтыяҗ оекбашларга. Аларның размерларын язып, аерым пакетларга тутыралар. Эченә балалар хатлары, рәсем һәм күчтәнәчкә кәнфит салалар. Хат һәм рәсемнәрне балалар бакчаларыннан сорап алалар.
Берзаман хәрбиләр шалтыраткан. Безнең посылкалар барып ирешкән. Алар 6 яшьлек малай турында сораштыралар. Хаты солдатларның күңелләрен кузгаткан. Нәрсә дип язгандыр ул бала? Белмим. Табыгыз әле аны, бездән рәхмәтләребезне җиткерегез диләр. Волонтёрлар ничек итсә иттеләр, эзләп таптылар. Балага – тәм-том, әнисенә чәчәкләр алып кунакка бардылар. 
Җылы сүз җан азыгы дип юкка гына әйтмиләр шул. Оек бәйләүчеләр бу юнәлештә ныграк эшләргә планлаштыра. Яңа елга алар мобилизацияләнгән ир-егетләргә кечкенә булса да бүләк ясамакчы. Һәр оекбаш эченә бәйрәм кәнфите һәм Кыш Бабай сурәте салырга уйлый. Балалар хатлары – анысы һичшиксез. 

Тагын 240 пар кирәк!
Оекбаш бәйләп китерүчеләр, шөкер, күп ди Светлана. Бер пар булса да алып килүчеләр бар. Һәркемнең бу изге эшкә үз өлешен кертәсе килә. 
Шулай беркөнне ишекне ачып җибәрсәм, ни күзем белән күрим! Зур яшьтәге бер әби басып тора. Ничек килеп җиткән ул 28 мәхәлләдән 46га кадәр?! Көчкә йөри. Аягында озын киез итек. Исем китте! Болай интегеп йөрмәгез. Бәйләп бетергәч, әйтерсез дә, үзем килеп алырмын дим. Тагын бер хатын-кыз яман шеш белән авырый. Ул өендә бәйләп кеше аша җибәрә. Хәтта ирле-хатынлы бәйләүчеләр дә бар. 
Оекбашларга ихтыяҗ зур. Хәзерге вакытта 240 пар сорыйлар икән. 
Гыйнвар урталарына җитәрлек бәйләр өчен җеп 115 мең сумга төшә. Бер йомгагы гына 115 сум. Ә без сыйфатлы, йон җепләр сайлыйбыз. Гадәттә сарык, дөя йоннары. Шул ук вакытта бик кыйммәт тә булмасын дибез. Җеп җитми. Моңарчы матди яктан әз-мәз ярдәм итүчеләр булса, хәзер үз өстебездә. Яңа елга җеп бүләк итсеннәр иде! Рәхәтләнеп, сөенә-сөенә бәйләр идек. Шулай ук бергә җыелыр урыныбыз да булсын иде. Фатирга сыешмыйбыз. Бәйли белмәүчеләрне дә үзебез өйрәтәбез бит! 
Бу атнада Светлана Карпова Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттаховка очрашуга барды. Үз эшчәнлекләре турында сөйләп, ярдәм сорады. Район башлыгы әлеге гозерне үтәргә вәгъдә бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция