Шəhри Чаллы

Сәвәләйдә боламык боткасы

Чаллыда яшәп иҗат итүче җырчы-композитор Втиталий Агапов туган авылы Зәй районы Сәвәләйдә 25 июнь көнне боламык бәйрәме үткәрә.

Бу дини йола белән бәйләнгән, белгәнебезчә христиан диендә мәҗүсилеккә тартым бәйрәмнәр юк түгел. Бу боламык бәйрәме онытылып барган чараларның берсе, аны керәшеннәр яңартырга уйлаганнар. Анда уеннар, ярышлар, күңел ачу, җыр-бию барсы бар. Кыскасы Сабантуеннан ким түгел. Шушы ук көнне ошбу районның Урта Пәнәче авылында керәшеннәр Җыен бәйрәме үткәрәләр. Анда да күңел ачу һәм уеннар, ярышлар оештырыла. Кыскасы Питрау бәйрәменә кадәр вакыт бар әле, дип туганайлар җәйге көннәрнең рәхәтен, кадерен белеп, тоеп калырга ашыгалар. Тагы шуны әйтеп китик, тиздән Чаллыда украин җәмгыяте "Иван Купала" бәйрәмен уздырырга әзерләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: