Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы активистларына кунакка Гүзәл Удачина килде

Ул махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм оештыру эше белән танышты.

Чаллыга Татарстанның  «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды җитәкчесе килде. Иң беренче ул Комсомол районында фонд эше белән танышты. Район башлыгы Ленар Әхмәтҗанов өлешчә мобилизациягә эләккән хәрбиләрнең гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.

«Навигатор успеха» социаль үзәге җитәкчесе Ольга Айдимирова махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә җитештерелә торган продукция белән таныштырды.

– Гүзәл Любисовнага үзәктә башкарылган эш турында сөйләдек. Моннан тыш СВОдагы егетләргә җитештерелә торган продукцияләрне күрсәттек. Ул аеруча  маскировкалы костюмнар, челтәрләр, солдатларга тегелә торган эчке күлмәкләр, сөлгеләр, җылы өс киемнәре, оекбашларны кызыксынып карады. Аңа тиз пешә торган ашларны, компот өчен кулланылучы кипкән җимешләрне, җыеп ясалган дару үләннәрне күрсәттек. Окоп шәмнәре, озак яна торган шырпылар ясавыбыз белән дә таныштырдык, – дип сөйләде Комсомол районының «Мирный» җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Ольга Айдимирова. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев