Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: “Максатым – 1нче каналдан татар җырын җырлап күрсәтү иде”

Илебезнең 1нче каналындагы «Голос. Дети» тапшыруында Сәйдә Мөхәммәтҗанова татарча «Су буйлап» җыры белән чыгыш ясап, залны һәм жюрины гына түгел, ә социаль челтәрләрне дә таң калдырды. Беренче секундларда ук аңа остазлар Пелагея белән Дима Билан борылды. Пелагея исә җырдан соң аякка басып кул чапкач, җырны шундый оста башкару техник яктан...

Илебезнең 1нче каналындагы «Голос. Дети» тапшыруында Сәйдә Мөхәммәтҗанова татарча «Су буйлап» җыры белән чыгыш ясап, залны һәм жюрины гына түгел, ә социаль челтәрләрне дә таң калдырды.

Беренче секундларда ук аңа остазлар Пелагея белән Дима Билан борылды. Пелагея исә җырдан соң аякка басып кул чапкач, җырны шундый оста башкару техник яктан бик авыр булуын да искәртте. Нәтиҗәдә Сәйдә Пелагея төркемендә катнашырга булды. Инде берничә көн интернетта чыгыш турында фикерләр әйтү, видеоны урнаштырулар дәвам итә. Хәбәрчебез Сәйдә белән элемтәгә кереп, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

- Сәйдә, тапшыруда ни өчен катнашырга булдың?

- "Голос" проекты яңа гына күрсәтелә башлагач, мин шунда ук балалар өчен дә булса иде, дип уйлаган идем. Һәм чыннан да "Голос. Дети" проекты турында ишеткәч, әти-әниемә «әйдәгез, без дә видеоны юллыйк», дидем. Әтием ике җыр җибәрде: "Әллүки" белән "Аве Мария"ны. Көз көне безгә "киләсе этапка уздыгыз" дип шалтыраттылар. 10 мең гаризадан нибары 500 кешене сайлап алдылар. Мин беренче сезонда катнашырга тиеш идем, ләкин чират җитмәде шул. Икенче сезонга калдым.

- Татарча җырлау фикере ничек туды? Җырны үзең сайладыңмы?

- Тапшыруның беренче сезонында ук редакторларга татарча җырлыйм әле, дип тәкъдим иткән идем, алар баш тартканнар иде, "В горнице" дигән җырны бирделәр. Миңа чират җитмәве хәерлегә булды: икенче сезонга килгәч, мин башка җырны җырлыйм дидем. Аларга "Су буйлап" җырын башкарып күрсәттем, беренче куплеттан соң туктамакчы идем, ахырына кадәр җырлаттылар. Шаккаттылар, "син бу җырны олыларча җырлаганыңны аңлыйсыңмы?" диделәр. Шуннан соң оркестр өчен аранжировка сорадылар.

- 1нче каналдан бөтен Русиягә татарча җырларга курыкмадыңмы? Борылмаслар дип борчылмадыңмы?

- Минем бит максатым да нәкъ менә татар җырын җырлап күрсәтү иде. "Су буйлап" жыры минем күңелемә бик якын, моңлы. Авыр җыр булса да, андый җырларны җырларга яратам. Әлбәттә, дулкынландым. Ләкин баштан ук миңа ике кеше борылгач, шатландым. Җырны җырлап бетерергә тырыштым. Татар җырына борылмаслар дип уйлаган идем.

- Киләчәккә хыял-планнарың нинди?

- Мин әле укыйм. Җырларга бик яратам, хыяллар турында әле уйлаган юк. Беләм, җырчы булу бик җиңел түгел. Җиде кат үлчә, бер кат кис, диләр бит. Әлегә төпле карарга килмәдем.

- Әңгәмәң өчен рәхмәт, уңышлар сиңа.

Белгәнебезчә Сәйдә проектның финалына үтә алмады. Әмма өмтеләрне өзәргә иртәрәк әле. Тамашачылар үтенече һәм канал карары белән бәйгегә, яңа этап өстәлә. Бу хакта проектның «ВКонтакте" челтәрендәге рәсми төркемендә хәбәр ителә. Әлеге этап 10 нчы апрельдә, "Время" тапшыруы тәмамлануга, турыдан-туры эфирда узачак. Анда ярымфиналга чыккан, әмма алга таба узмаган барлык балалар эләгә. Көрәш барышында финалга тамашачыларның иң күп тавышын җыйган катнашучы чыгачак.

Шул рәвешле, проект финалында һәр остазның икешәр түгел, ә өчәр вәкиле чыгыш ясаячак. Пелагея командасыннан претендентлар - Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Катрина Паула Диринга, Екатерина Бизина. Билан командасыннан финалга чыгу өчен Евдокия Малевская, Мария Мирова һәм Даниил Фурман дәгъва кылачак. Максим Фадеев командасыннан кемнәр буласы шушы атнада җомга көн эфирга чыгачак программадан соң билгеле булачак.

Финалга юллама өчен дәгъва кылачак һәр кандидат яңа җыр башкарачак. Шулай итеп, Казан җырчысы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың суперпроект финалына чыгу өчен тагын бер мөмкинлеге пәйда булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев