Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сыерчык ояң әзерме?

Җылы яклардан кошлар кайта. Ә кайткач нишләрләр? Элекке кебек, оя ясап каршы алучылар саны сирәгәя бара. Таш калада алар күпме генә тырышса да, үзенә оя корырлык агач таба алмый инде. Шул ук вакытта кайберсенә әзер "йорт" кирәклеген дә онытмыйк. Кошлар өчен ясалма оялар беренче тапкыр нәкъ менә безнең илдә барлыкка...

Җылы яклардан кошлар кайта. Ә кайткач нишләрләр? Элекке кебек, оя ясап каршы алучылар саны сирәгәя бара. Таш калада алар күпме генә тырышса да, үзенә оя корырлык агач таба алмый инде. Шул ук вакытта кайберсенә әзер "йорт" кирәклеген дә онытмыйк. Кошлар өчен ясалма оялар беренче тапкыр нәкъ менә безнең илдә барлыкка килгән. Данлыклы сәяхәтче Петр Симон Паллас Русия крестьяннарының сыерчыклар өчен агач кайрысыннан цилиндр рәвешендә оя ясавы турында үзенең сәяхәтнамәләрендә дә яза. Без, гадәттә, кош ояларын язгы чорда куярга кирәк дип уйлыйбыз. Орнитологлар исә бу эшне елның теләсә кайсы фасылында башкарырга киңәш итә. Иң яхшысы - көзге чорда элү икән.

Нәрсәдән ясарга?

Кошлар артык купшы "өй"ләрне яратып бетерми икән. Оялары 2-2,5 см калынлыктагы кипкән тактадан эшләнгән булса яхшы. Иң мөһиме: тактаның эчке ягы шомартылмаган булырга тиеш. Ә менә картон, фанер, пластмассадан кош оясы ясарга ярамый. Бу материаллар тавыш үткәрүчән, салкын көннәрдә ояда салкын, бик эссе вакытта артык кызу булачак. Мондый ояларның эчке ягы кош тырнаклары өчен уңайлы түгел. Алар өчен кытыршы өслек кирәк. "Өй"нең зурлыгы да әһәмиятле. Ояның биеклеге 35 сантиметрдан ким булмаска, киңлеге - 20 см, "ишеге"нең диаметры 5 см итеп ясалырга тиеш. Дөрес, мондый ояга, сыерчыктан тыш, чуар тукран яки яр карлыгачы да төпләнергә мөмкин. Ә менә кечерәк итеп ясалган очракта, анда песнәк, чебенче (мухоловка), чыпчык кебек кошлар ияләшүчән була.

Элүнең - үз тәртибе

Гадәттә, ояларны теләсә кайсы урынга эләргә ярый дип уйлыйбыз. Алай түгел. Баксаң, кошлар үзләренә куыш эзләгәндә кешеләргә караганда да таләпчәнрәк. Кеше һәм машиналар күп йөри торган җиргә урнаштырылган ояны да яратмыйлар. Кошлар тыныч урынны үз итә. Кош оясын артык түбән һәм артык биек итеп тә эләргә ярамый. 2-3 метр биеклеккә генә эләсез икән, бала очырганда, мондый ояны песи сагалап торачак. Артык биек булса, баласын ашатканда, кошның өскә күтәрелгәндә хәле бетәчәк. Орнитологлар ояны 3-8 метр биеклеккә эләргә киңәш итә. Куе агачлар арасына оя кертеп кую башкарган эшне юкка чыгару гына булачак. Аны ялгызы торган агачка, кояш төшә торган җиргә эләргә кирәк. Моннан тыш, ояны төньякка яки төньяк-көнчыгышка каратып элү дә дөрес түгел. Бу яктан салкын җил исеп торачак. Шуңа күрә кошлар көньякка, көнчыгышка карап торганына өстенлек бирә. Орнитологлар сыерчык оясын агачка йомшак тимерчыбык белән яхшылап бәйләргә киңәш итә. Ояны бераз гына алга авыштырырга тырышыгыз. Бу кар, яңгыр керүдән саклаячак. "Йорт"ларны бер-берсенә якын кую да дөрес түгел. Кошлар "тулай торак"тагы кебек өелеп яшәүне яратмый. Ояларның ераклыгы бер-берсеннән 30-40 метрдан ким булмасын. Ояларны буярга ярыймы? Күңел җылыгызны биреп эшләгән оя кошларга озак хезмәт итсен дисәгез, тышкы ягын гына агач кәүсәсе кебек төсләргә буярга була. Ә менә башка төсләр кошларны куркытырга мөмкин. Кош оясын йорт тирәсенә, бакчаларга кую үзегез өчен дә файдалы булачак. "Канатлы дуслар"ыгыз бакчадагы корткыч­ларны чүпләячәк. Пар сыерчыклар чирек миллион корткычны юк итәргә сәләтле.

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев